русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

20.02.2010

Казан мөхтәсибәтендә республика мөселманнарының IV корылтаенда катнашу өчен делегатлар сайланды

Казанның “Әль-Мәрҗәни”мәчетендә шәһәр мөхтәсибәте җыелышы үтте. Аны мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды, ә сәламләү чыгышын Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ясады.

Җыелышта сөйләшүнең төп темасы – Татарстан мөселманнарының алда торган Корылтаена кагылышлы мәсьәләләргә бәйле иде. Мәгълүм булганча, ул җыенда республика мөфтие сайланачак. Корылтайда катнашу өчен Казан мөхтәсибәтеннән 21 делегат сайланды.

Чарада  шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, республика мөфтиенең дәүләт структуралары белән үзара элемтәләр буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм ТРның Үзәк регионы казые Рөстәм Зиннуров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 27 февральдә Камал театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV Корылтае уздырыла. Хәзер республика мөхтәсибәтләрендә шушы җыенга делегатлар сайлау бара һәм алардан тиешле беркетмәләр ТР Диния нәзарәтенә җибәрелә. Корылтайда ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге сайланачак, шулай ук анда республика мөселман бергәлегенең алдагы елларга үсеш стратегиясен билгеләү ниятләнә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.