русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

20.02.2010

“Әль-Мәрҗәни” мәчетендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә узачак

Казан мөхтәсибәте 28 февральдә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышлап кичә оештыра. Чара башкалабызның “Әль-Мәрҗәни” мәчетендә үтәчәк.

Мондый кичә оештыру башлангычы белән “Мәрҗән” иҗат төркеме чыккан. Чарада вәгазь сөйләү, мөнәҗәтләр уку һәм татар халык җырларын башкару булачак.

Кичә кичке сәгать дүрттә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 293-00-35

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларны Казанда рабигүл-әүвәл ае дәвамында үткәрү ниятләнә. Мисал өчен, 25 февральдә Казанның Кол Шәриф мәчетендә шул уңайдан чара үткәрелә һәм ул төркиянең бер каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Моннан тыш, бәйрәм чаралары 4 мартта Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе концерт залы бинасында, шулай ук 8 мартта Химиклар мәдәният сараенда оештырыла. Анда танылган артислар, хәзрәтләр, мөнәҗәтләр һәм башка дини җырларны башкаручыларның чыгышлары көтелә.  

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.