русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.02.2010

Казанның манарасыз мәчете үзенең беренче юбилен үткәрә

Казанның “Гадессамат” мәчете үзенең юбилеена әзерләнә. Моннан 10 ел элек башкаланың академик Королев урамындагы йортның подвалында беренче намаз укылган.

Җирле мәхәллә XX гасыр ахырында ук инде башкаланың Мәскәү районында бүленгән җирдә мәчет төзүне ниятләгән. Тик финанслар җитенкерәмәү сәбәпле, проект үз вакытында тормышка ашмый кала. Мәхәллә халкы моңа карап кына дин юлыннан туктамый,  андагы бердәм мөселманнар намаз уку өчен бер йортның подвалын сайлый.

Андагы дини эшчәнлекне тынгы белмәс Мәгзәнур хәзрәт Яруллин алып бара. Ул биш вакыт һәм җомга намазларын үткәрүдән тыш, теләге булганнарга ислам нигезләре буенча дәресләр дә  бирә. Моннан тыш биредә яңа туган сабыйларга исем кушу һәм никах йолалары да җиренә җиткереп үтәлә. Мәчет хезмәткәрләре милләттәшләребезне соңгы юлга озату йолаларын да башкаралар.

Мәчет хуҗасы кайвакыт шаярып: “Без шундый ук мәчет, бары тик бераз гына җир астында урнашканбыз”, - ди.

“Татар-информ”

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.