русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.02.2010

Татарстан мөфтие резиденциясендә Иран Республикасы делегациясе булып китте

Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Иран Ислам Республикасы делегациясе булды. Алар “Иранда Ислам революциясе: цивилизацияле феномен һәм аның киләчәге” темасы буенча Халыкара фәнни конференциядә катнашырга килгән.

Кунакларны мөфти Гсман хәзрәт Исхакый каршы алды һәм ул Татарстандагы ислам диненең үсеше турында сөйләде. Мөфти аеруча дини белем бирү мәсьәләсенә игътибарны юнәлдерде һәм бу өлкәдә  Россия Ислам университетының зур роль уйнавын билгеләп үтте. Мөфти фикеренчә, дөрес дини белем бирү юлы белән генә  экстремизмга каршы торып була. Госман хәзрәт Исхакый шулай ук мөселман даирәсенең Татарстанның хәзерге Президенты  белән үзара мөнәсәбәте хакында тәфсилләп сөйләде. Нәкъ менә 1998 елда Татарстан Президенты башлангычы белән үткәрелгән мөселманнарның берләштерү корылтаеннан соң республикада мөселман бергәлеге һәм ислам дине  актив рәвештә үсеш алды. Мөфти әңгәмәне йомгаклап, мөселманнар өчен чит илләргә китүнең ялгыш адым икәнлеген искәртте. Ул ассызыклаганча, исламга хезмәт итүне үз илеңдә башкарырга кирәк һәм бездә ислам диненең алга таба да чәчәк атуы өчен барлык шартлар да тудырылган.

Кунаклар исеменнән Иран Ислам Республикасының мәдәни революция Югары Советы әгъзасы Хәсән Рәхимпур Азгади чыгыш ясады һәм ул үзенең күзәтүләренә таянып  безнең төбәктә исламның шундый үсеш алуын,  республика җитәкчелеге белән дин тотучыларның үзара хезмәттәшлек итеп аңлашып эшләүләренә бәйләп аңлатты. Аның фикеренчә, биредә күпчелек дин тотучыларның хәнәфи мәзхәбендә булуы да мөһим роль уйный. Рәхимпур Азгади безнең төбәктә алга таба да шундый бергәлек, татулык булуына ышанычын белдерде.

Очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр Департаменты башлыгы Тимур Акулов, Татарстан мөфтиенең дәүләт структуралары  белән үзара элемтәләр буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов катнашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.