русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.02.2010

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Григорий Рапотаның “Мусульмане Поволжья” сайтына керүчеләргә мөрәҗәгәтендәге фикерләр белән уртаклаша

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Григорий Рапотаның “Мусульмане Поволжья” сайтына керүчеләргә мөрәҗәгәтендәге фикерләр белән уртаклаша. “Без сезнең тарафтан әйтелгән “Мусульмане Поволжья” сайтын яклау кирәклеге турындагы фикерегез белән тулысынча килешәбез һәм үзебезнең яктан әлеге мәгълүмати чыганакка Татарстан Республикасы дини, рухи тормышы турында материаллар җибәреп торырга әзербез”, - дип белдерде ТР мөселманнары ДН рәисе Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә юллаган хатында.

Госман хәзрәт Исхакый шулай ук “хәзерге вакытта күпсанлы сайтлар арасында мөселман интернет-ресурсының да нәтиҗәле үсеш алып бара һәм әлбәттә, мондый чыганак дәүләт органнары тарафыннан да якланырга тиеш. Минем фикеремчә, Идел буе мөселманнары да анда үзләренең өмет-ышанычлары турында фикер алышырлар, проблемалары белән уртаклашырлар һәм мөселман дини структуралары эше турында белә алырлар иде”, - ди.

2010 елның 21 гыйнварында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота “Мусульмане Поволжья” сайтында, әлеге интернет-ресурска керүчеләргә мөрәҗәгатен урнаштырган иде. Әлеге мөрәҗәтендә ул, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары,  мөселманнарның һәр өлкәдәге фикерләрен, тәкъдимнәрен, рухи тормыштагы проблемаларга карата карашларын белергә тиешләр, дип ассызыклый. Шул уңайдан Григорий Рапота “Мусульмане Поволжья” мәгълүмати чыганагының мөселман дини лидерлары, мөселман галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре өчен аралашу трибунасына әйләнсен иде дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, хакимият органнары да үз чиратында,   ислам бергәлеген кызыксындырган мәсьәләләрга карата карашларын белдерерлек сайт буларак файдалана алырлар иде. Григорий Рапота шулай ук “Мусульмане Поволжья” сайтының мөселман оешмаларының үз эш-тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен дә кулай булачагына ышанычын белдерә һәм сайтта ислам дине әһеллеренең, дөньяви ислам дине белгечләренең фәнни хезмәтләре урын алуны  хуплый.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.