русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Саба районында мөхтәсиб айлаулары узды

04.05.2011

2011 елның 4 маенда Саба районында имам-мөхтәсиб сайлаулары узды. Илдус хәзрәт Фәйзов бу урынга Айнур хәзрәт Әхмәтовны тәкъдим итте. Устав буенча, Мөфти сүзләрен ТР МДН рәисе беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов җиткерде. Айнур хәзрәт Әхмәтовны бертавыштан Саба районының имам-мөхтәсибе итеп сайладылар.

Бу чарада шулай ук муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Р.Х. Сабиров, ТР МДН баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ак өмет” пансионаты мөдире, Арча, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарыннан килгән имамн-мөхтәсибләр катнашты.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.