русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Илдус Фәйзов Төркиянең Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очшрашты

29.04.2011

2011нче елның 29нчы апрелендә ТҖ МДН рәисе Илдус Фәйзов Төркиянең Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очшрашты. Очрашу барышында мөфти белән консул ТҖ МДН һәм консульство арасында дини белем юнәлешендәге булган хезмәттәшлек турныда фикер алышты. Илдус хәзрәт татар һәм төрек халыкларның мәдәнияте һәм рухи тормыш охшашлыгы турында, социаль-икътисади һәм мәгърифәт юнәлешендәге барган нәтиҗәле хезмәттәшлек турында әйтеп китте: “Бүгенге көндә безнең алдыбызда халык арасында рухи кыйммәтләрне үстерү һәм ата-бабаларыбыздан калган рухи гадәтләрне кире торгызу мәсьәләләре тора, - диде мөфти.

Төркиянең консулы И. Фәйзне мөфти урынына сайлануы белән котлады. Алга таба да, мәгърифәт һәм фән юнәлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлек булыр, дигән өмет белдерде.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.