русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Россия ислам университеты көне

15.04.2011

15 апрельдә «Россия ислам университеты көне» фестивале үтә. Фестиваль ике бүлектән тора. Беренчесендә сувенирлар, милли киемнәр һәм РИУ студентлары әзерләгән мөселман халыкларының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк.

Һәр халык мәдәниятенә милли рух белән сугарылган аерым аудитория каралган. Фестивальдә катнашучылар татар, казах, төрекмән, үзбәк, таджик, гарәп халыклары белән танышып, аларның милли ризыкларыннан авыз итә алачак.

Фестивальнең икенче өлешендә документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелә. Бу фильмнарны катнашучы командалар төшергән. Соңыннан иң яхшы документаль, иң яхшы нәфис фильм, иң яхшы режиссер хезмәте, иң яхшы оператор хезмәте, иң яхшы актер хезмәте, шулай ук тамашачыга охшаган киноларга призлар бирелә, ди чараны оештыручылар.

Фестиваль барышында һәр команда кунакларны үз факультетлары - теология, ислам фәннәре, лингвистика һәм Коръән Хафиз әзерләүчеләр үзәкләре белән дә таныштырачак.

Ә конкурска нәтиҗәләрне абруйлы жюри ясар дип көтелә. Чарага олы кунаклар да чакырылган.

Наил Сабирҗанов


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.