русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Госман хәзрәт Исхакый ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең “Мәрхәмәт” ордены белән бүләкләнде

14.01.2011

Кичә ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтендә, элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны Диния нәзарәтенең “Мәрхәмәт” ордены белән бүләкләү турында карар кабул ителде.
Бүләкләү турында расланган фәрманда билгеләп үтелгәнчә,  Госман хәзрәт республикада ислам институтлары үсешенә шәхсән зур өлеш кертте – 1300 дән артык мәчет сафка басты, профессиональ мөселман мәгариф системасы җайга салынды, ислам инфраструктурасы булдырылды. 13 ел дәвамында мөфти вазифасында дингә хезмәт итүдәге уңышларын исәпкә алып, ТҖ МДН
Госман хәзрәт Исхакыйны мөфтиятнең иң югары бүләге -  Мәрхәмәтордены белән бүләкләү турында карарга килде . Әлеге фәрман  турында пленум вакытында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хәбәр итте.
Билгеле булганча, мондый югары бүләккә берничә кеше генә лаек булган иде. Алар арасында Минтимер Шәймиев тә бар. Аңа әлеге орденны Татарстан мөселманнарының 2010 елның 27 февралендә узган Дүртенче корылтаенда тапшырдылар.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.