русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Балалар өчен махсус мәктәп директоры Нәфис Әсхәт улы Галләмов вафат булды

02.12.2010

2 декабрьдә көндезге сәгать өчтә Казанның Левченко бистәсендәге  республиканың тәртипләрендә тайпылыш булган тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен махсус мәктәбе директоры Нәфис Әсхәт улы Галләмовның  йөрәге кинәт тибүдән туктады.

Әле кайчан гына  шушы мәктәптә аның башлангычы белән гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылган иде. Аның өчен ул көн, мөгаен иң истә калганы булгандыр, чөнки Нәфис ага махсус мәктәптәге балалар өчен янып-көеп йөрде, аларның уңышларына куанды, алар белән бергә кайгырды. Биредә тәрбияләнүче үсмерләрнең һәркайсына аерым игътибар кирәк, шуңа да директор алар өчен барысын да эшләргә тырышты, аларны спортка тартты, дингә мәхәббәт тәрбияләде, төрледән-төрле мәдәни-савыктыру чаралары оештырды. Аннан “синең ничә бала бар?”, дип сорасалар, ул “78” дип җавап бирә иде. Нәфис ага әлбәттә, махсус мәктәптәге балаларның санын күздә тота һәм аларның барысын да яратып үз балалары дип саный.

“Без балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә аеруча игътибар бирәбез. Безнең үсмерләр даими рәвештә диннәренә карап мәчетләргә, чиркәүләргә йөриләр һәм без моның уңай нәтиҗәләрен сизәбез. Гыйбадәт кылу бүлмәсен ачу, балаларны рухи-әхлакый дөньяга алып керергә мөмкинлек бирә. Күпләре инде яман гадәтләрен ташлап, намазга басты. Мин моңа бик нык шат”, - дигән иде Нәфис Әсхәт улы шул чагында.

Нәфис Галләмовка агымдагы елның ноябрендә 55 яшь тулган иде. Аңа быел «Татарстанның ел җитәкчесе» һәм «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.