русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Чаллыда “Хәләл” цехы эшчеләрен тәбрикләү булды

22.11.2010

Шушы көннәрдә Чаллыда җаваплылыгы чикләнгән “Чаллы-Бройлер” җәмгыятендә, шушы предприятиенең “Хәләл” цехындагы  45 эшчесе, шулай ук директор Җәлил Хәсәнов автотөзүчеләр каласы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан истәлекле бүләкләр алды.

Бу көнне хәләл азык-төлек җитештергән эшчеләр адресына бик күп мактау сүзләре әйтелде, шулай ук бу өлкәдәге эштә Аллаһ Тәгалә алдында зур җаваплылык таләп ителүе дә  искәртелде. Әлфәс хәзрәт , Фоат хаҗи һәм гендиректор Җәлил Хәсәнов эшчеләрне Корбан бәйрәме белән дә котладылар.

“Чаллы-бройлер” ҖЧҖ хәләл кош ите җитештерүче иң эре предпритие санала. Узган елны алар 2500 тонна хәләл кош ите эшкәрткәннәр. Чаллы мөхтәсибәте башлангычы һәм ныклы контроле астында алты ел элек “Чаллы-бройлер” предприятиесендә хәләл азык-төлек эшләп чыгару башланган иде. Мөхтәсибәт әлеге юнәлешне бүгенге көндә дә контрольдә тота.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.