русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казан остасы Наҗия Галимова - мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” конкурсының Гран-приена ия

30.10.2010

Җиде көн дәвамында Татарстан башкаласында барган мөселман модасы атналыгы мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” халыкара конкурсы белән тәмамланды. “Гранд отель Казан” кунакханәсендә бәйгенең иң яхшы дип табылган 10 коллекциясе күрсәтелде. Гран-прига Казаннан “Әнниса” коллекциясе белән Наҗия Галимова лаек булды. Аңа 100 мең сум күләмендә акча һәм бәйге иганәчеләренең берсе булган “Билайн” компаниясеннән махсус бүләк тапшырылды. Аның коллекциясендәге киемнәр татар милли төсмерләре белән эшләнгән.

 Тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән башка коллекцияләр дә аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Мәсәлән, “Яшьләр өчен иң яхшы коллекция” дип – Алия Хәлиуллинаның “Фирдәвес”, “Иң яхшы этник коллекция” дип Гөлфия Хәлиуллинаның “Нәүрүз”, “Иң яхшы кичке коллекция” дип Ләйсән Хаҗиеваның “Тәфтиләү” коллекцияләре табылды. Бәйгенең махсус призы Мәскәүдән “Әлмәгъриб” коллекциясе өчен Руфудан Җәмилә Кобяковага бирелде. Ләйсән Хаҗиеваның коллекциясе чигеп эшләнгән киемнәргә бай булса, Чаллыдан Гөлфия Хәлиуллинаның коллекциясе көндәлеккә кияргә кулай күлмәкләрдән гыйбарәт.

Мөселман модасы атнасын оештыручыларның берсе булган ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, бәйгегә иң яхшы 20 коллекция тәкъдим ителгән. “Алар бер-берсен тулыландыра. Бу киемнәрне киясе генә килеп тора”, - дип белдерде ул.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: иң-иң яхшы дип табылган 10 коллекция дә Россиядән (Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Чаллы шәһәрләреннән) иде. Индонезия һәм Төркия модельләре конкурстан тыш күрсәтелде.

Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ һәм ТР Дизайнерлары берлекләре, Татарстан мөслимәләре берлеге оештырды.

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.