русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда мөселман модасы атналыгы үткәрелә

17.09.2010

25-29 октябрь көннәрендә Татарстанда тәүге тапкыр мөселман модасы атналыгы узачак. Чараның беренче 3 көнендә бирегә чакырылган дизайнерлар Казан шифаханәләренең берсендә җәмәгать эшлеклеләре, мода индустриясе осталары белән очрашырга ниятли һәм шунда ук танылган дизайнерларның мастер-класслары да оештырылачак.

Чит ил кунаклары арасында Индонезия, Иран, Ирак, Төркия, Марокко һәм Кувейт дәүләтләреннән мәшһүр дизайнерлар һәм модельерлар бар.

Чараның дүртенче көнендә “Мөселман киемен сату, модаларның бизәлеше, дизайн-проектлар” темасы буенча “түгәрәк өстәл” уздырылачак. Бирегә дизайнерлар, модельерлар, мөселман киемнәре белән сәүдә итүче бизнес вәкилләре, бутик, кибет директорлары җыела һәм алар заманча мөселман киемнәрен сату проблемалары хакында фикер алышырга ниятли.

Мөселман модасы атналыгы 29 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Петербург урамындагы «Grand-Hotel Kazan»да «Islamic clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының Халыкара конкурсы белән тәмамланачак. Оештыручылар ышандырганча, бу чарага керү – бушлай.

Мөселман атналыгынын оештыручысы – Татарстан мөслимәләре берлеге.

 

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.