русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

“Сөләйман” мәчете күрмәүчеләрне Изге Болгар җыенына алып барырга җыена

02.06.2010

КазандагыСөләйманмәчете каршындагы тернәкләндерү үзәге Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзаларын агымдагы елның 19 июнендә узачак Изге Болгар җыенына алып барырга җыена. Әлеге сәфәр җәмгыятьнең Казан оешмасы рәисе Николай Колесников соравы буенча оештырыла.

Билгеле булганча, Изге Болгар җыены 922 елда болгарлар тарафыннан рәсми төстә Ислам дине кабул итү уңаеннан уздырыла. Узган елдагы җыен иң зурысы санала. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2009 елда Болгарны 15-20 мең мөселман зыярат кылган.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.