русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Вәлиулла Якупов Македониядә узучы конференциядә катнаша

06.05.2010

Агымдагы елның 6-9 маенда Македониянең Охрид шәһәрендә динара һәм цивилизацияара диалогка багышланган икенче бөтендөнья конференциясе уза. УлДин һәм мәдәниятхалыклар арасындагы какшамас элемтәдигән шигарь астында үтә.
Конференциядә Татарстан исеменнән Татарстан мөфтиенең дәүләт структуралары белән бәйләнешләр буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб катнаша.
Бөтендөнья конференциясен Македония Республикасының Мәдәният министрлыгы Дини берләшмәләр белән мөнәсәбәтләр буенча комиссия белән берлектә оештыра. Җыенда бөтен дөньядан өч йөзләп сәясәтче, фән һәм мәдәният әһелләре, интеркультураль диалог экспертлары һәм төрле дин вәкилләре катнаша.
Конференция кысаларында Коръ
ән иңә башлауга - 1400 ел, бөтендөнья гуманист хатын-кызы Тереза Ананың тууына - 100 ел, Изге Наумның үлеменә 1100 ел тулу даталары билгеләп үтеләчәк.

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.