русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Өченче Бөтенроссия олипиадасының тантаналы ачылышы булды

05.05.2010

Бүген Россия ислам университетында ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Өченче Бөтенроссия олипиадасы тантаналы рәвештә ачылды. Анда Россиянең 20 дини уку йортыннан 60 студент дини фәннәр буенча үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Кунаклар һәм катнашучылар алдында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, РИУ ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Олимпиада язма тест биремнәре формасында 3 номинация буенча уза. 1. Ислам хокукы (фикх); 2. Дин нигезләре (хәдис, сүрә, дингә укытуның нигезләре); 3. Гарәп теле. Уку йортлары һәр номинациягә берәр конкурсант тәкъдим итә. Жюри составында – РИУ һәм башка мәдрәсәләр  мөгаллимнәре

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.