русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казан имамнарына ислам финансы турында сөйләделәр

28.04.2010

Кичә Россия ислам университетында Казан мәчетләре имамнары өчен ислам  икътисады һәм финанслары буенча семинар үткәрелде. Чара Россия ислам  икътисады һәм финанслары үзәге Казан мөхтәсибәте белән берлектә уздырыла.

Семинарның максаты – имамнарга исламда финанс- хуҗалык эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре һәм ислам икътисадый моделе принципларының нигезләрен аңлату. Шунысын аңлау мөһим, халык арасында ислам тәгълиматын аңлатуда  мәчет имамнары мөһим роль уйный, күпчелек мәчетләрдә дин әһелләре ислам турында белемнәрнең хәтта ки бердәнбер чыганагы һәм көндәлек тормышта имамнар динне гамәлгә кертүдә тере үрнәк булып торалар. Шуңа да Россия ислам  икътисады һәм финанслары үзәге теләсә кайсы мәхәлләдә барлык кызыксынучыларның сорауларына җавап бирерлек булсын өчен  иманарның ислам икътисады буенча белемнәрен яңартырга һәм аның дәрәҗәсен күтәрергә ниятләгән.

Дәресләрне РИУ мөгаллиме Илдус Сабитов алып барды һәм ул шушы чара барышында исламда рибага бәйле темаларны яктыртты, ислам икътисады принципларына тукталды, исламда хуҗалык һәм финанс эшчәнлеген көйләүнең механизмнарын аңлатты һәм башка күп кенә сораларга җавап бирде. Үзәк мондый эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә ниятли һәм май урталарында “Исламда банкныкы булмаган финанс механизмнары” темасы буенча укулар оештыруны планлаштыра.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.