русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТР Диния нәзарәте “Таян Аллага” исемле әдәби конкурс игълан итә

23.04.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Таян Аллага” исемле әдәби конкурс игълан итте. Иҗат бәйгесенә исем Габдулла Тукайның мәгълүм шигыреннән алынган. Конкурс мәшһүр әдибебез туган көненә багышлана һәа аңа шул көнне старт та бирелә. Чараның максаты – татар иҗади яшьләре арасында талантларны барлау һәа аларның игътибарын мөселманның рухиятенә юнәлдерү. Конкурс балалар һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм үстерергә, татар әдәбияты һәм мәдәниятен пропагандалауга ярдәм итәр дип ниятләнә.

Конкурс 3 этаптан торачак:

1 этап – иҗади әсәрләрне җыю ( 2010 елның 26 апреленнән 1 июненә кадәр).

2 этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзаларының иҗат эшләренә бәяләмәсе (2 июньнән 20 июньгә кадәр).

3 этап – йомгаклау. Биредә иҗади эшләүче конкурсантларның иң яхшы әсәрләре билгеләнә һәм нәтиҗәләр ясала (мөселман яшьләренең Дүртенче фестивале көннәрендә).

Конкурста Татарстан Республикасы, РФ төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче яшьләр катнаша.

Конкурсантларның яше – 30 яшькәчә.

Конкурска компьютерда бастырылган һәм электрон варианты булган татар телендәге әсәрләр кабул ителә. Иҗади бәйге өч – поэзия, проза һәм драматургия номинацияләре буенча үткәрелә.

Иҗат эшләре белән бергә конкурсантлар үзләре турында мәгълүмат, адресларын һәм телефоннарын язып җибәрергә тиешләр.

Һәр номинация буенча да беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-при билгеләнә. Моннан тыш, махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурсантларның иң яхшы әсәрләреннән тупланган “Таян Аллага” исемле әдәби җыентык чыгарылачак.

Жюри рәисе һәм җаваплы сәркатиб оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.

Иҗат эшләрен түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк:

420111, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефоннар: (843) 264-64-19; 238-35-18. Факс: (843) 264-64-39

E-mail:  tayanallaga@yandex.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.