русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Бүген иртән Чирмешән районы имам-мөхтәсибе вафат булды

20.04.2010

Бүген иртән 87 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Фәссах хәзрәт Гафиев вафат булды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте берлеге Фәссах хәзрәтнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһе Тәгаләдән аның гөнаһларын кичерүен, урыны бары тик оҗмахта булуын сорап дога кыла.

Фәссах хәзрәт инде шаукымлы 90 еллардан ук Чирмешән районында мөселман дини берлеген җитәкләде һәм имам-мөхтәсиб булды. Ул эшләгән елларда дини агарту эше тагын да активлашты, яңа мәчетләр салынды. Сугыш ветераны буларак ул ТР ДН Президиумы составына кертелде һәм аның әгъзасы булды.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.