русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы үтәчәк

15.04.2010

21 апрельдә ТР Диния нәзарәтенең Республика мөселманнарының IV Корылтае үткәннән соң беренче Пленумы уздырыла. Чара мөселман дини бергәлеге өчен  оештыру җыены булып тора һәм анда Президиум, голәмәләр шурасы һәм казыйлар сайланачак.

Пленум эшендә республиканың мөселман дине җитәкчелеге – Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, ТР ДН рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР ДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфтинең урынбасарлары, имам-мөхтәсибләр, Россия Ислам университеты ректоры Рәфик хәзрәт Мөхәммәтшин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин катнашачак.

Пленум мөфтинең резиденциясендә көндезге сәгать унда башлана.

Сүз уңаеннан, Пленум ТР Диния нәзарәтендә Корылтайлар арасында  югары орган булып тора һәм ул елына ике мәртәбә уздырыла. Пленум составында 52 кеше һәм аларның 45-е имам-мөхтәсибләр – мөфтинең Татарстан район һәм шәһәрләрендәге вәкилләре.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.