русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы каһарманы ТРның мактаулы имам-хатыйбы булды

14.04.2010

Бөек Ватан сугышы каһарманы, хезмәт ветераны Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшинга Нурлат шәһәре һәм районының мактаулы имам-хатыйбы исеме бирелде. Бу хакта Нурлат районы имам-мөхтәсибенең боерыгында билгеләп үтелә.
Документта
шәрехләнгәнчә, Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшин 22 ел дәвамында Нурлат шәһәренең тимерьюлчылар мәчетендә имам-хатыйп, 15 ел Нурлат һәм Аксубай районнары имам-мөхтәсибе булып эшләгән. Нурлат шәһәрендәге беренче мәчетне төзүгә күп көч куя. Ул имам-мөхтәсиб булып эшләгән чорда Нурлат районында 30 дан артык мәчет төзелә. Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшин ислам динен торгызуда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына лаек булды.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.