русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда III Бөтенроссия Ислам китап күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк

14.04.2010

Мөселман китаплары чыгару өлкәсендә махсуслашкан Россия китап нәшрияты 2010 елның 10-14 июнендә Казанда үтәчәк Бөтенроссия Ислам китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашу тәкъдиме белән хатлар юллады.

Китап күргәзмәсе Россиядә Ислам китап нәшриятын цивилизацияле үстерү һәм бигрәк тә китап укучыларны илдә мөселман китапларын чыгаручы нәшриятлар белән якыннан таныштыру максатын күздә тотып оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, Казанда мондый ярминкә 2008-2009 елларда үткән иде. Алдагы шундый чараның оештыручысы – Казан мөхтәсибәте. Күргәзмәгә керү ирекле.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.