русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан мөселманнары Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү тантаналарында катнаша

14.04.2010

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков исеменә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча Идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин исеменнән мөрәҗәгать килде. Анда идарә җитәкчесе Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында хәбәр итә. Ренат Вәлиуллин бу чаралардан дини оешмалар да читтә калмаячагын һәм үз өлешләрен кетәчәкләренә ышанычын белдергән.

Дин әһелләре республикакүләм бәйрәм чараларында катнашырлар дип көтелә. Җомга намазлары вәгазьләрендә имамнар сугышта катнашканнар һәм һәлак булганнарны искә алачаклар, Җиңү турында сөйләчәкләр.

Шулай ук сугышта катнашкан каһарманнар – мөселман диненә тугърылыклы хезмәт итүчеләрне тәбрикләүне оештыру да бик мөһим. Алар болай да инде бик аз калган. Шулардан, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Фәссах хәзрәт Гафиев, Нурлат мәчете имам-хатыйбы Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан һәм башкалар да  бар.  


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.