русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге генераль директорының бүген юбилее

09.04.2010

Бүген “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге генераль директоры, мөфтинең хаҗ буенча урынбасары Аяз хәзрәт Миңгалиев үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков аны барлык мөселман бергәлеге исеменнән әлеге гомер бәйрәме белән кайнар тәбрикләп, аңа   “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге эшен җанландыруга керткән хезмәтләре өчен “ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын” тапшырды. Мәгълүм ки, әлеге үзәк соңгы елларда Россиянең әйдәп баручы Хаҗ-операторы дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзер шушы бердәм компаниянең илдәге 30 лап төбәгендә вәкиллекләре эшли һәм аларның максаты, мөселман халкына хаҗ кылу эшендә ярдәм итү, бигрәк тә Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче ватандашларыбызга.

Аяз хәзрәт бу өлкәдә эше тыгыз булуга карамастан мөгаллимлекне дә ташламый, ул Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә проректор да булып тора.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.