русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстанның Яңа Чишмә районында яңа имам-мөхтәсиб

09.04.2010

Яңа Чишмә районы имамнары үзләренең районына яңа имам-мөхтәсиб сайладылар. Бу вазифага бүгеннән Илгиз хәзрәт Әшрәпов кереште. Кичә аны үз резиденциясендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков кабул итте һәм яшь имам-мөхтәсибкә әлеге югары вазифада нәтиҗәле эшләвен теләп, аңа хәер-фатихасын бирде.

Илгиз хәзрәт Әшрәпов 2005 елны Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсен тәмамлаган һәм аннан соң 3 ел дәвамында Баулы районында эшли. 2008 елдан исә Яңа Чишмә районының Ленин авылындагы урта мәктәптә укыта һәм берүк вакытта шушы авыл җирлеге башлыгы булып та тора.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.