русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда Россия мөселман яшьләре арасында спорт ярышлары узачак

09.04.2010

18 апрельдә Казанда өстәл теннисы һәм баскетбол буенча мөселман яшьләре арасында спорт ярышларын үткәрү ниятләнә. Бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте химаясендә оештырыла.

Өстәл теннисы буенча бәйге Казанның Отрадная урамы 42 йортта урнашкан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә үтәчәк һәм ул 9 сәгать 30 минутта башлана. Баскетбол буенча ярыш Ершов урамы 7 йорт адресындагы “Хезмәт резервлары” стадионында һәм спорт залында уздырыла. Шулай ук 9.30 минутта башлана.

Мөселман яшьләре арасында мондый ярышлар инде традициягә әйләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сәламәт яшь буын тәрбияләүдә мөһим фактор булуны тирәнтен аңлап, физик культура һәм спорт мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә.

23 майда, шулай ук ТР ДН химаясендә җиңел атлетика буенча ярышлар уздыру планлаштырыла.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.