|
 |
Яңалыклар
Россия хаҗ миссиясе узган елгы хаҗ сезонында үз эшен югары дәрәҗәдә башкарды
08.04.2010
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый һәм мөфтинең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары Аяз хәзрәт Мингалеевларның Россиянең рәсми делегациясе составында Согуд Гарәбстаны Корольлегенә сәфәре тәмамланды. Хаҗ миссиясе визиты вакытында 2010 ел Хаҗына хаҗиларны кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр карала. “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге генераль директоры Аяз Мингалиев ассызыклаганча, әлеге сәфәр бик уңышлы һәм файдалы булды.
Согуд Гарәбстанындагы очрашулар Хаҗ эшләре буенча министрлыкта, транспорт бюросында, озатып йөрүчеләрнең берләштерелгән бюросында уза. Хаҗ эшләре буенча министрның Гомрә буенча урынбасары Гыйсә Равәз белән Россия халкы өчен кече хаҗны (гомрә) оештыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Россиянең Җиддә шәһәрендәге генераль консуллыгы вәкиле дә әлеге сәфәрдә Россия делегациясе составында катнашкан.
Хаҗ эшләре буенча министрлыкта да, башкарма комитетта да Россия хаҗ миссиясенең узган сезонда үз эшен югары дәрәҗәдә башкарганлыгы билгеләп үтелгән.
Россия делегациясе үз чиратында хаҗга квоталар санын арттыру, Мөздәлифә үзәнендәге урыннарны киңәйтү, Мина тавының эчке тарихи чикләрендә хаҗиларның тору шарларын, хаҗиларга хезмәт күрсәтүче транспортның сыйфатын яхшырту һәм башка мәсьәләләрне уңай хәл итүне сорый. Бу хакта "Идел-хаҗ" үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|