русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Әтнә районында имам-мөхтәсиб сайланды

06.04.2010

Кичә Олы Әтнәдә районның имам-хатыйблары җыелышы узды һәм анда бертавыштан төбәкнең имам-хатыйбы итеп Наил хәзрәт Сәгъдиев сайланды. Олы Әтнәнең Җәмигъ мәчетендә Наил хәзрәт мөхтәсиб булып бер ел эшли. Районда әлегә нибары 7 генә мөселман мәхәлләсе теркәлгән, 14 имам дини агарту эшен алып бара. Җыелыш эшендә район хакимиятеннән Азат Хәйретдинов катнашты һәм ул җыенга килүчеләрне урыннарда мөхтәсибәт эшен җанландырырга чакырды. Шул ук вакытта ул теркәлми калган мәхәлләләрне рәсмиләштерү эшендә ярдәм итәчәген дә ышандырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән әлеге җыелышта Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты һәм мәхәлләләрне тиз арада теркәп бетерү зарурлыгын искәртте. Җәлил хәзрәт тәкъдим иткәнчә, тәҗрибәле имамнарны 3-4 авылга беркетергә кирәк. Имам-мөхтәсиб булып сайланган Наил хәзрәт исә киләчәккә планнары хакында шәрехләде, бу – җиде урта мәктәптә Ислам нигезләре буенча укулар алып бару, балалар өчен җәйге лагерьлар оештыру. Җыелышта шулай ук 3 кешедән торган аксакаллар Советы да сайланды.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.