русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Буа районында имам-мөхтәсиб сайлау өч айга кичектерелде

31.03.2010

Кичә Татарстанның Буа районында имамнар җыелышы үтте. Бу төбәктә 57 мөселман мәхәлләсе теркәлгән.

Җыенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәезов, ТР ДН үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов катнашты.

Буа имамнары алдында шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул мәхәлләләр уставында беркетелгәнчә, дини эшләрне хәнәфи мәзхәбе  буенча алып бару мөһимлегенә басым ясады.

Җыен карары нигезендә. Буада имам-мөхтәсиб сайлау 3 айга кичектерелә, ә аңа кадәр мөхтәсиб вазифаларын элеккечә Линур хәзрәт Сабирҗанов башкарачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.