русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Балык Бистәсе районында гаилә тәрбиясендә диннең әһәмияте хакында фикер алыштылар

30.03.2010

Республиканың Балык Бистәсе районы үзәк мәчетендә  гаилә тәрбиясендә диннең роле хакында фикер алыштылар. Әлеге чарага районнан барлыгы 70 ләп мөселманнар килгән иде.

Җыен Коръәннән сүрәләр  уку белән башланып китте. Шулай ук Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, ТР  Мөслимәләр берлеге” иҗтимагый оешмасы вәкиле Асия абыстай Гайнетдинованың гаилә тәрбиясендә диннең роле һәм әхлак темалары буенча чыгыш ясадылар.  16 март көнне Казанда үткән Бөтенроссия яучылары конференциясендә катнашкан Сания абыстай Халиуллинаның шушы чара хакындагы мәгълүматларын җыен кунаклары зур игътибар белән тыңлады.

Кичәгә килүчеләр “ТР Мөслимәләр берлеге”нең алдагы планнары белән дә танышты. Җыенда катнашучылар тәкъдиме белән мондый  очрашуларны  һәр айның ахыргы шимбәсендә үткәрү килешенде . Болар хакында Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов хәбәр итә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.