русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Бөгелмә имамнарына республикада беренчеләрдән булып шаһәдатнамәләр тапшырылды

25.03.2010

Кичә Бөгелмәнең 14 имамына тантаналы рәвештә Татарстан мөфтие кул куйган шаһәдатнамәләр – “ТР ДН вәгазь эшчәнлеге алып баруга таныклык” тапшырдылар. Әлеге документ мәчет яки мәхәллә белән җитәкчелек итү, имам булып эшләү хокукын бирә. Тантанада Бөгелмә районы хакимияте вәкилләре, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов, ТР ДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мөфтинең дин мәсьәләләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов катнашты.

Таныклыкларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов тапшырды һәм тантанага килгән имамнар һәм кунаклар алдында вәгазь сөйләде.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.