русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Минтимер Шәймиевнең ТР мөселманнарының IV Корылтаенда ясаган чыгышы аерым җыентык булып чыкты

14.03.2010

“Иман” нәшрияты Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республика мөселманнарының чираттагы Корылтаенда ясаган чыгышын аерым җыентык итеп бастырып чыгарды. Китапта  татар телендәге чыгышның  төп тексты урын алган һәм ул рус теленә тәрҗемә ителгән. Минтимер Шәймиевнең әлеге чыгышы ТРда мөселман өммәтенең алдагы елларда үсеш перспективасына кагыла, республикада Ислам үсешенең төп мәсьәләләре, дин өлкәсендәге мөһим проблемалар  күтәрелә, татар дини архитектурасында хәнәфи мәзхәбенең урыны һәм роле турында сүз бара.

Татарстан Президентының әлеге чыгышы мөселман бергәлегендә зур кызыксыну уятты һәм хәзер аның белән мөселман дин әһелләре, шәкертләр һәм барча мөселман җәмәгатьчелеге таныша алачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.