русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Балтач районында имам-мөхтәсиб сайланды

05.03.2010

 

Балтач районының Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәт җыены узды. Анда районның имам-мөхтәсибен һәм мөхтәсибәт әгъзаларын сайладылар. Имам-мөхтәсиб итеп бертавыштан янәдән Җәлил хәзрәт Фазлыев сайлап куелды.
Балтач мөхтәсибәте Татарстанда яхшылардан санала. Монда халык белән эшләү җайга салынган һәм аның уңай нәтиҗәләре бөтен республикага мәгълүм. Моңа мөхтәсибәт советында бик күп юнәлештәге комиссияләрнең уңышлы эшләве дә дәлил. Җыенда шулай ук әлеге комиссияләрнең әгъзалары да сайланды. Әйтик,  уку-укыту комиссиясенә - 5, мәктәпләр белән эшләү комиссиясенә - 5, балалар бакчалары белән эшләү өчен җаваплы итеп - 3, дәгъват комиссиясенә - 5, спорт буенча җаваплылар – 5, эшмәкәрләр белән эшләүгә - 3, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек комиссиясенә 7 кеше сайланды. Шулай ук 3 кешедән торган аксакаллар шурасы, 3 кеше составындагы дәү әниләр советы, мөслимәләр берлеге һәм юридик комиссия дә расланды.
Шунысы куанычлы, биредә район хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары мөхтәсибәт советы әгъзасы да булып тора.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.