русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТР Диния нәзарәте рәисе хәнәфи мәзхәбе мирасы буенча консультатив совет оештыру турындагы боерыкка кул куйды

03.03.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый хәнәфи мәзхәбе мирасы буенча консультатив совет оештыру турындагы боерыкны имзалады. Әлеге киңәшләшү органы республика дини уку йортлары вәкилләре, шулай ук хәнәфи мәзһәбе хакында хәбәрдар белгечләрдән торачак.
Консультатив совет республика мөселманнарын хәнәфи мәзһәбенең бердәм дини тәгълимат
и-хокукый киңлеге тирәсендә берләштерү максатыннан оештырыла. Совет хәнәфи мәзһәбе күзлегеннән караганда гыйбадәт кылу тәҗрибәсенә кагылышлы проблемалар буенча бәяләмәләр әзерләячәк.
Совет составына Россия Ислам университетыннан – ике,
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Казан ислам көллияте, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Буа, Урыссу һәм Мамадыш мәдрәсәләреннән берәр вәкил керәчәк.
Сүз уңаеннан, Татарстан мөселманнарының  IV Корылтаенда ясаган чыгышында, республика Президенты Минтимер Шәймиев татарлар өчен традицион саналган хәнәфи мәктәбе, Әбу Хәнифә тәгълиматын киң тарату белән шөгыльләнү зарурлыгы хакында ассызыклаган иде.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.