русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Арчада район мәчетләрендә белем бирүче укытучылар өчен семинар оештырылды

20.02.2010

20 февральдә Арчаның Үзәк мәчетендә район мәчетләрендә белем бирүче укытучылар өчен семинар үткәрелде.

Семинарда район мәхәлләрендәге мәчет-мәдрәсәләрдә халыкка белем бирүче мөгаллимнәр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм ислам дине нигезләре, гарәп телен укыту методикалары буенча фикер алыштылар. Шулай ук берничә мөгаллим ачык дәрес тә күрсәтте.

Моннан тыш, әлеге чарада мәчетләрдә инде 10 елдан артык дин белеме нигезләре һәм гарәп телен укыткан мөгаллимнәргә бүләкләр тапшырылды. Арчада шундый мөгаллимнәр саны 25 кә җитте.

Бүгенге көндә Арча төбәгендә 72 мәчет эшли һәм аларда 100 гә якын укытучы ислам дине буенча дәресләр бирә.

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.