русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советында дин нигезләрен укыту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

13.02.2010

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитетында мәктәпләрдә дини мәдәниятлар нигезләре фәнен укытуга багышланган утырыш үтте.

Утырышта Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, хәзер әлеге фәнне укытуга кагылышлы фикер алышулар, һәртөрле каршылыклар вакыты үтте һәм мөмкинлектән файдаланып, мәктәпләрдә Ислам турында дөрес һәм төпле мәгьлүматлар бирү мәслихәт.

Җәлил хәзрәт аңлатканча, исламда дингә көчләү юк һәм теләге булганнарны гына  укытырга кирәк. Шулай ук кадрлар проблемасы да юк, әлеге фәнне укытырлык мөгаллимнәр җитәрлек һәм моның өчен дини уку йортын тәмамлау да мәҗбүри түгел. Ә инде кирәк икән,  ул мөгаллимнәргә ислам уку йортларында әлеге курслар буенча белем эстәргә мөмкин. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Ислам мәдәнияты нигезләре” исемле дәреслеге дөнья күрде һәм аның нигезендә инде 10 елдан артык Балтач районы мәктәпләрендә “Әхлак дәресләре” фәне укытыла.

 


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.