русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТР Диния нәзарәте һәм “Идел-Хаҗ” үзәге журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырды

13.02.2010

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киңәшмәләр залында  2009 ел Хаҗ сезонын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыркан журналистлар өчен тантаналы чара үткәрелде. “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге белән хезмәттәшлек иткән шундый актив каләм остларына ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый һәм “Идел-Хаҗ”ның директорлар советы рәисе Рөстәм Гатауллин куй куйган Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы очрашу алдыннан мөфтинең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, “Идел-Хаҗ” ТХҮ генераль директоры Аяз Мингалиев кыскача 2009 ел Хаҗына йомгак ясады һәм үзенең шәхси күзәтүләре белән уртаклашты. Ул шулай ук, хаҗилар арасында үткәрелгән анкеталарга нигезләнеп, узган елгы Хаҗ сезонында хезмәт күрсәтүләрнең яхшыруын ассызыклады.

Журналистлар “Идел-Хаҗ”ТХҮ эшчәнлегенең башка юнәлешләре белән дә кызыксындылар, аерым алганда Фәластиндагы Әль-Кудса изге җирләренә хаҗ кылу турында. Генераль директор Татарстан һәм Россия мөселманнары өчен әлеге яңа юнәлешнең дә әһәмияте хакында сөйләде, чөнки Әль-Кудс-Иерусалим – пәйгамбәрләр ватаны, беренче кыйбла, ә иң мөһиме, анда мөселманнар өчен өченче дәрәҗәдә әһәмияте булган “Әль-Акса” мәчете урнашкан. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әлеге җирне изгеләрдән дип атаган. “Идел-Хаҗ”ның “Пәйгамбәрләр җире” программасында Иерусалимдагы Исламның тарихи һәм изге урыннарына сәфәр кылу каралган.

Чәй өстәле артында узган әңгәмәдә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында да фикер алышынды. Журналистлар үзләре билгеләп үткәнчә, Хаҗны ММЧда яктырту, ул – мәгьлүмат тарату форсаты гына түгел, ә Исламның төп баганаларының берсе булган хаҗ турында киң ңәмәгатьчелекне таныштыру , шулай ук дини кыйммәтләрне пропагандалау да.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.