русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әңгәмәләр

08.02.2010

Айрат Хәкимов: “Табиб-мөселманның төп сыйфаты – тугърылык, гаделлек”

Мөселман медицинасы дөньяви медицина фәнен үстерүгә зур өлеш кертте. Борынгы белемнәрнең күбесе хәзерге вакытта да кулланыла, кайберләре исә тарихи мәнфәгатьләргә ия.

Әлбәттә, мөселман медицинасы үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән, ә моннан алдагы кешелек тәҗрибәләре нигезендә үсеш алган.

Мөселман табиблык тәҗрибәсе асылда мисыр һәм грек медицинасы нигезләнгән. Соңрак мөселманнарның үзләренең хастаханә-дәваханәләре барлыкка килгән. Мисал өчен, Бимарстан (бимар, фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә - хаста, авыру; стан исә - ил дигәнне аңлата), Бимарханә (ханә - бина), Дар-у Шифа ( дар – йорт, шифа – савыгу, сәламәтләндерү; бергә әйткәндә - хастаханә, госпиталь). Алар Урта Азиядән алып Испаниягә , Йәмәннән алып Казанга кадәрге җирләрдә төзелгәннәр.  

Сәяхәтче Эвли Челебиның  (XVII гасыр) “Книга путешествий” китабын укып, без беренче мөселман хастаханәләренең нинди булуы хакында белә алабыз. Фатих дип Госман империясендәге (Төркия) дәваханәне генә түгел, ә 1464 – 1470 елларда төзелгән 70-80 гә якын гөмбәздән торган тулаем бер корылмалар комплексын атаганнар. Автор-сәяхәтче алар хакында бик кызыклы язмалар калдырган. “Дарулар бушлай өләшенә, мондый шартны  үз вакытында Фатих-солтан вакфны оештырганда кертеп калдырган. Һәм бу Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә. Андый хастаханәләрдә ирләр өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым бүлекләр булдырылган һәм моны Ислам таләп итә. Шунысы гаҗәп, аларда мөселман булмаганнар өчен дә  урыннар бүленгән”, дип яза Челеби.

Мөселман медицинасы традицияләре безнең көннәрдә дә онытылмаган. Бүгенге көндә Казанда Шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган клиникалар бар. Мөселман медицинасы ни дәрәҗәдә үсеш алган, хәзерге дәүләттә ул нинди булырга тиеш, җәмгыятьтә андый дәваханәләргә ихтыяҗ бармы? ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы  медицина бүлеге мөдире Айрат Җәүдәт улы Хәкимов әнә шулар хакында сөйләде.

- Айрат әфәнде, сез - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең медицина бүлеге мөдире, теш табибы, Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты аспиранты, Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы, “Россия һәм Ислам” стратегик эзләнүләр үзәге җитәкчесе. Мондый уңышларыгызның сере нәрсәдә?

- Һәрвакыт тагын да күбрәк, киңрәк белем алырга тартылу һәм шул алган белемнәрне кешеләр файдасына кулланырга омтылу – менә шулар уңышларымның середер, бәлкем. Аллаһ Раббебез дә бит үз белемнәрен башкаларга биргәннәрне яраткан.

- ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында медицина бүлеге нинди максатлардан чыгып булдырылуы хакында сөйләгез әле?

- 2008 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе арасында өчьяклы килешү имзалаганнан соң,  ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында  медицина  бүлеген оештыру турында карар кабул ителде. Шартнамә нигезендә Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды. Хәзерге көндә Республика Клиник хастаханәсе һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә һәм республиканың башка хастаханәләрендә намаз уку өчен махсус бүлмәләр бар.

Гамәли мөселманнар дини гореф-гадәтләр, йолаларны үтәгәндә еш кына кайбер кыенлыклар белән очрашалар. Әйтик, медицина учреждениеләрендә алар тынычлап намаз укый алмыйлар, ә авыруларның күбесе моңа мохтаҗ. Пациент, җитди операция алдыннан, Аллаһ алдында гөнахларын ярлыкауны, исән-сау терелеп чыгуын сорап, догалар укырга тели. Чөнки авыру операция өстәленнән тора аламы,  юкмы икәнлеген бары тик бер Аллаһ кына белә бит. Иң әһәмиятлесе шул, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың төп традицион  конфессияләре белән хезмәттәшлек итүнең кирәклеген аңладылар. Кешенең тулысынча савыгып чыгуы өчен рухи азык бигрәк тә мөһим бит.

-Табиб-мөселман нинди булырга тиеш?

- Табиб-мөселман өчен иң мөһим сыйфат, ул – тугърылык, гаделлек. Чөнки ул белә, җәһәннәмдә аңа Ходай Тәгалә алдында үткән тормышы өчен генә түгел, ә үзенең табиблык эшчәнлеге өчен дә җавап тотарга туры киләчәк. Һәр табиб кебек үк, табиб-мөселман да табиб серләрен ачарга тиеш түгел.

Мөселман медицинасы эшчәнлегенең төп максаты – табыш алу түгел, ә Аллаһны хөрмәтләп, кешеләргә хезмәт итү. Шуңа да табиб дәвалауның иң кулай алымнарын тәкъдим итә, ә кыйммәтле, шул ук вакытта бик үк нәтиҗәсе дә булмаган дәва чараларын кулланмый. Дарулар да бәясенә карап түгел, ни кызганыч, хәзер күп очракта кайбер табиблар шулай эшлиләр дә, ә препаратларның  тәэсир ясау дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә. Тагын бер принцип – даруларның хәләл булуы.

- Ә Гиппократ анты белән нәрсә?

- Әлбәттә, аны беркем дә инкарь итми. Әмма Гиппократ анты – Аллаһы Тәгалә алдында түгел, ул бернәрсәгә дә мәҗбүр итми. Үзегез күрәсез бит хәзер дөньяда нинди галәмәтләр кылынганын. Фармокологияне генә алыйк, биредә дару белән сәүдә итүче компанияләр арасында кыйммәтле препаратлар базары өчен көрәш бара, актив рәвештә кеше органнары белән сәүдә итәләр һәм тагын да аянычы, шушы максатларга балаларны урлыйлар.

- Шәригатькә туры килгән клиниканың оештыру структурасы нидән гыйбарәт?

- Беренчедән, бизнес бары тик хәләл акчаларга гына ачылырга тиеш, ягъни финанслар Аллаһ тарафыннан рөхсәт ителгән гадел юл белән эшләп алынырга, мөселманнарга ярдәм итәм дип ният кылынырга һәм кыйммәт булмаган бәяләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтелергә тиеш. Аларның шәригатькә генә түгел, җәмгыятьтәге барлык катлам халык өчен дә кулай булуы зарур, чөнки мөселманнар даирәсендә дә әле аз керемле, күп балалы гаиләләр аз түгел.

Табиб-мөселман белән дәваханә оешмасы дирекциясе арасында үзара мөнәсәбәтләр коллегиаль, ягъни хезмәттәшлек принцибында корыла, ниндидер хуҗа-кол принцибында түгел инде. Табиб-мөселман үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт гадел башкара, медицина учреждениесен явыз максатларга файдаланмый, дәваханә җитәкчелеге исә үз чиратында табибның эшенә тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы күләмен билгели.

Клиникага авыру ирләр һәм хатын-кызларны кабул итү я аерым бүлекләрдә, яисә аерым көннәрдә, я булмаса сменалап башкарыла. Дәваханәләрдә эшләүчеләр ислам дине таләпләре нигезендә киенгән булырга тиешләр. Мөселман табибәсенең исә яулыктан, куллардан кала тәннең башка өлешләре ябык булуы шарт. Мөселман табибе дә ниндидер үзенә җәлеп итәрлек киемнән булырга тиеш түгел. Шулай ук аларның һәрвакыт тәһарәтле булуы зарури.

Авыру хатын-кыз табибларны сайлаганда күбрәк мөселман табибәләренә өстенлек бирә. Инде андый белгеч булмаганда, авыру,  хатын-кыз табибны сайлый, аннан соң өстенлек буенча – мөселман табибка, ул да булмаганда – ир-табибка мөрәҗәгать итә. Ирләр исә - киресенчә.

- Безнең республикада бу юнәлештәге эшләр ни дәрәҗәдә тора?

- Моннан биш еллар чамасы элек андый хезмәтләр турында хәтта хыялланырга да мөмкин түгел иде. Беренчеләрдән булып җаваплылыгы чикләнгән “Болгар-стом”, “Файда” ширкатьләре барлыкка килде һәм аларда күпмедер дәрәҗәдә шәригатькә туры килгән шартлар тудырылган, намаз уку һәм тәһарәт алу бүлмәләре булдырылган иде. 2009 елда Казанда Мәскәүнең “Медси” клиникасы филиалы ( анда мөселманнарны шимбә көннәрендә кабул итәләр) һәм “Ясин”, шулай ук “Әль-Кәүсәр” исемле клиник-диагностика үзәкләре ачылды. Минем фикеремчә, болар инде -  зур казаныш.

-Мөселман медицинасының киләчәге бармы?

- Мин киләчәктә Шәригать кануннары нигезендә эшли торган медицина учреждениеләренең тагын да күбрәк ачылуын теләр идем. Яхшы әзерлекле нык кадрларның булмавы – бүгенге көндә мөселман медицинасының иң кыен проблемасы. Без табибны сайлаганда аның дини сыйфатларына карап түгел, ә ислам динен тотмаган яхшы белгечкә бирүне кулай күрәбез, әмма бу очракта хезмәт күрсәтүнең сыйфаты хакында онытырга тиеш түгелбез.

Атеизм гасырыннан соң исламның яңа гына аякка басып, чәчәк атып килгән чорында, бездә яхшы әзерлекле табиб-мөселманнарның җитәрлек дәрәҗәдә булдыру хакында сөйләргә әлегә иртәрәк. Иншалла, хәзер бу юнәлештә боз кузгалды, медицина университетындагы күпчелек факультетларда яулыклы кызлар һәм намаз укыган егетләребез, ягъни безнең булачак белгечләребез бар. Без алар белән даими аралашыбыз, ярдәм итәбез һәм ислам нигезендә халыкка хезмәт итәрлек яхшы белгеч булып чыксыннар өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

-Кеше органнарын күчереп утыртуга Ислам нинди мөнәсәбәттә?

- Бу мәсьәләдә әлегә бердәй фәтва юк. Шуңа да алга таба төрле илләрнең медицина берлекләре белән  бергә шушы сорау буенча медицина табибларының конференциясен уздыру кирәк. Кеше органнарын күчереп утырту, геннар инженериясе, суррогат аналар, ясалма орлыкландыру темасы буенча сораулар әлегәчә ачык кала бирә. Мөхәммәт Пәйгамбәр заманында исә, медицина үсеше яралгы хәлендә генә булган һәм андый проблемалар да тумаган.

- Хәләл дарулар базары бездә ни дәрәҗәдә үсеш алган?

- Фармация базарында хәзер нинди генә  дарулар юк һәм аларның күбесе кешеләрнең гомерен саклап кала алырлык, әмма андый көчле тәэсир итүчән дарулар дуңгыз продуктлары нигезендә эшләнгән бит. Мин ислам илләрендә эшләүче табиблардан, “ни өчен андый препаратларны кулланасыз?”, дип сорыйм. Җавап бер, чөнки аларны алмаштырырлык хәләл-аналоглары юк. Әйе, бер яктан, алар кешеләрнең гомерен саклап кала, әмма хәрам икәнлеген истән чыгармаска кирәк.

Дару препаратларын эшләгәндә хәләл катнашмалар куллану зарур. Әгәр дә кешеләрнең гомерен саклап калу өчен исламда тыелган- хәрам,  бары бер генә очракта, хәләл катнашмалы даруларны алмаштырырлыклары булмаганда гына рөхсәт ителә. Хәрам дип кешенең тормышын куркыныч астына куеп булмый бит. Чөнки Исламда иң кыйммәте -  кеше тормышы.

Ни өчен әле мөселман илләренә берләшмәскә һәм шәригать нигезендә суелган маллар продуктлары нигезендә дарулар эшләү проектларын финансламаска. Әлеге мәсьәләне халыкара дәрәҗәдә күтәрү сорала.

- Мөселманнар өчен нинди медицина препаратлары тыелган санала?

- Иң беренче чиратта спиртлы төнәтмәләр – хәрам. Әйтик, карвалол, валокардин, ашказаны-эчәк  тракты чирләреннән кулланыла торган мезим-форте, аллахол, фестал, солизим, сулыш органнары авыруларын дәвалау өчен алына торган камфомфен, ингалипт шундыйлар рәтендә.

Әгәр нинди дә булса авыруны дәвалау өчен препаратларның хәләл-аналогы юк икән, андый очракта искәрмә нигезендә генә башка дарулар кулланылырга мөмкин. Интернеттан карап, препаратларның составында нинди тыелган компонентлар барлыгын, шулай ук аларга алмаш булырдай хәләл даруларның исемлеген белергә була.

- Спирт медицинада дезинфицияләү чарасы буларак файдаланыла, шулай ук косметика продукциясендә спиртлы катнашмалар киң таралган...

- Әгәр дә ниндидер инъекция ясаганда тәнне эшкәртү турында сүз бара икән, хәзер башка бик  күп дезинфиция матдәләре кулланырга мөмкин, икенчедән, спиртлы төнәтмәләрне башка препаратлар белән алмаштырып була.

Көнчыгыш косметикасы исә, нигездә, майлар нигезендә эшләнә, ә гадәти косметикалар составында спирт кулланыла һәм аларны тәнгә сөрткәч, ул тирегә сеңә һәм кан юлларына эләгә. Спирт исә шәригать буенча тыелган әйбер. Аннан соң күп кенә косметика составында дуңгыз мае барлыгын да онытмаска кирәк.

-Сезнең “Болгар-стом” теш дәвалау клиникагыз башка клиникалардан нәрсә белән аерыла?

- Беренчедән, бездә, яхшы әзерлекле мөселман- теш табиблары эшли, гыйбәдәт бүлмәләре, бәдрәфләрдә тәһарәт алу өчен кирәкле җиһазлар бар. Сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән бергә, бездә Казан буенча иң түбән бәяләр саклана. Бездә хәзер тешләрне ясалма агарту бик модага кереп китте. Әмма заманча агарту методларының барысы да тешләр өчен зарарлы һәм без кешеләргә химик агартуның зыянлы икәнен аңлатырга тырышабыз. Гадәти теш дәвалау клиникаларында мондый алымны кыйммәт булганга тәкъдим итәләр дә инде.

Тагын бер аспект: күпчелек клиникалар пациентларга  үзләренең авыру тешләре урынына имплантлар тәкъдим итәләр. Ә бит шул тешләрне терапия юлы белән саклап калырга да була һәм аңа керамик коронка киертергә мөмкин. Коронкалы имплант өчен андый клиникаларда 40 шар мең сум акча сорыйлар, ул гына да түгел кеше үз тешен бөтенләй югалта. Без пациентларга кирәк булмаган процедураларны  тәкъдим итмибез, ә дәвалауда башка вариантлар булуын аңлатабыз.

- Сезнең эшчәнлегегезнең үсеш стратегиясе нинди?

- Мөселман медицинасын мөмкин булганча тагын да киңрәк Шәригать кануннарына якынайтырга омтылырга кирәк. Мөселман-табиблар ике төр юл белән әзерләнә: беренчесе – мөселман-студентларны һәм мөселман-табибларны яхшы белгечләр дәрәҗәсенә күтәрү. Икенче юл – яхшы белгечләрне Исламга тарту.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

                                                                             Әңгәмәдәш – Рүзилә Гәрәева

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.