русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Басма язмалар

12.03.2010

Татарстан Республикасы мөселманнарының IV Корылтае резолюциясе

Татарстан мөселманнарының IV Корылтае делегатлары, ТР ДН эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм киләчәге турында Татарстан мөселманнары ДН рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның ясаган чыгышы буенча фикер алышканнан соң, 1990 еллар башында юл алган мөселман өммәтенең торгызылышы җәмгыятьтәге рухи яңарышның төп юнәлешенә әверелүен, Ислам безнең тормышыбызда акрынлап үзенең лаеклы урынын ала башлавын һәм аннан башка хәзер җәмгыятьнең әхлакый савыгуын гамәлгә ашыру да мөмкин түгеллеген ассызыклый.

Бүгенге көндә әлеге өлкәдә Татарстанда башкарылган эш-гамәлләр – республика дин әһелләренең һәм шулай ук дәүләт хакимияте органнарының уртак казанышы. Әгәр дә дәүләт һәм аның җитәкчеләре ягыннан аңлау, урыннарда хакимият органнарының ярдәме булмаса, республиканың торак пунктларында меңнән артык, шул исәптән Казанда 50 мәчет сафка басып, эшләп килә алмас иде. Болардан тыш бездә төрле типтагы 12 дини белем бирү йортының диндәшләребезгә хезмәт күрсәтүе, 30 га якын татар һәм рус телләрендә мөселман газета-журналларының басылып, халыкка таралуы да моңа ачык дәлил.

Корылтай делегатлары шулай ук, ислам торгызылышының яңа этабында, ТР ДН һәм башка дини оешмалар эшчәнлегендә хәнәфи мәзһәбенең традицияләрен эзлекле саклау, дини фикер тарихын тагын да тирәнрәк белү, мөселман дини белем бирүнең тулы бер системасын формалаштыру аерым бер урын алып торуга игътибарны юнәлдерәләр. Корылтай делегатлары хәзер эчке конфессиональ мәсьәләләрне генә түгел, ә динара һәм иҗтимагый-сәяси проблемаларны чишү, мөселман бергәлеге өчен мөһим роль уйнавы хакында бердәм фикердә. Татарстан мөселманнары дөньяда тынычлык булдыру, аны саклау өчен Исламның мөмкинлекләрен тагын да киңрәк куллану яклы. Безнең өммәт проблемаларын Россиянең гомумсәяси халәте эчтәлегендә карау һәм аларны хәл итү бүген аеруча мөһим. Без күпмилләтле һәм күпкофессияле илдә яшибез, тынычлык һәм үзара килешеп яшәү, барлык очракларда да дип әйтерлек дини түземлелек нигезенә корылган конфессияара мөнәсәбәтләргә бәйле. Шуңа да һәртөрле конфессия вәкилләренең, илнең сәяси чынбарлыгы белән туры килгән, уйланылган караш-гамәлләре булуы аеруча актуаль. Һәр диннең асылын чагылдырган югары әхлаклылык, гуманлылык бу юнәлештә безнең эшчәнлегебезнең төп принципларыннан булырга тиеш. Дини оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль программалар һәм проектларның нигезендә нәкъ менә шул сыйфатларның булуы зарур.

Татарстан мөселманнарының IV Корылтае, шушы хисап чорында республика Диния нәзарәте эшчәнлегендә сыйфат ягыннан шактый зур уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтә. Шулай да әле алда тагын да җитди рәвештә хәл итәсе мәсьәләләр бар һәм алар арасында түбәндәгеләрне аерым билгеләп үтү урынлы:

1. Россия мөселманнарының бердәмлеге мәсьәләсе хәзерге шартларда актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, республика мөселманнары алдына бу мәсьәлә 1998 елны узган Беренче берләшү корылтаенда куелды һәм ул оештыру планында хәл ителде. Әмма моннан тыш башка актуаль проблемалар да бар әле. Бу, барыннан да бигрәк, безнең Дини идарә эшчәнлегенең фикри нигезе булган хәнәфи мәзһәбенең бердәй дини-хокукый җирлеге тирәсенә берләшүгә кагыла.

Безнең оештыру-структур берләшү тәҗрибәбез бүген ил күләмендә дә кирәкле һәм яклау тапты дип саныйбыз. Россиянең мөселман оешмалары, берләшү проблемасы иң әһәмиятле проблемаларның берсе дигән фикерне хуплый. Ил мөселманнарының берләшүен һәртөрле яклап, без, әлеге процесска бар яктан уйлап якын килерләр һәм бөтен дини оешмалар өчен дә кулай булган форманы билгеләрләр дип ышанабыз.

2. Алда торган халык санын алу уңаеннан, әлеге процесс вакытында ватандашларыбызның, ниндидер төркемнәргә бүленмичә, татар милләтенең бергәлеген саклап калуга ирешү дә бик мөһим дип саныйбыз. Татарлар арасында төрле этник төркемнәрнең булуына карамастан, милләтне аерым халыкларга бүлгәләүгә юл куелырга тиеш түгел. Ватандашларыбызны алда торган җанисәп алуда актив катнашуга чакыру белән бергә, аларга татарның бердәм – бүленмәс милләт булуын да искәртү урынлы. Шул сәбәпле, безнең традицион рухи кыйммәтләребезне, милли мәдәниятыбызны һәм татар телен саклау, аерым бер мәгънәви төсмер ала. Әлеге проблемалар тагын бер кат мөселман мәгарифенең тулы бер системасын булдыру зарурлыгын ассызыклый һәм ул мөселман яшьләре өчен безнең күпгасырлык традицияләребез нигезендә һәрьяклап үсешкә барлык шартлар да тудырырга тиеш.

3. Җәмгыятьтә дини түземлелек мөнәсәбәтләрен формалаштыру өчен дин тотучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә уңай шартлар тудыру да бик мөһим. Әмма бүген бу өлкәдә проблемалар бар һәм аларны тиз арада чишү зарур. Бу – югары уку йортларында, эре предприятиеләрдә, дәваханәләрдә, транспорт челтәрләрендә намаз уку бүлмәләренең булмавы. Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда мөселман республикасы буларак танылган Татарстанда әлеге проблеманы уңай хәл итү – конфессиональ сәясәтнең төп аспекты булыр иде.

4. Хәзерге мөселман бергәлеге туклану продуктларына хәләл стандартын бирү проблемасына аеруча зур игътибар бирә. Бу мәсьәлә балалар ризыклары өчен дә бик актуаль. Шул уңайдан, балаларга хәләл стандартына туры килгән продукция җибәрү өчен мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына туклану ризыклары сатып алу максатыннан, тендерлар үткәрүгә аеруча игътибар бирү мәслихәт.

5. Җәмгыятьтә мөселман бәйрәмнәре һәм аларның статусы инде күп очракта илдә конфессиональ сәясәтнең өлгерүен раслый. Корылтай делегатлары фикеренчә, моңа бәйле рәвештә, Рамазан аенда ураза тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелә торган мөселманнар өчен төп бәйрәмнәрнең берсе - Гайдел-фитр – Ураза бәйрәменә рәсми рәвештә ял көне статусы бирү мәсьәләсен кую – ныклы дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне көйләүнең мөһим факторы булып тора.

6. Татарстанда мәчетләр саны тотрыклы рәвештә арта бара. Әмма шул ук вакытта мәчетләр саны арту белән бергә, мөселман мәхәлләләрен финанслау мәсьәләсе килеп баса һәм биредә иң зур чыгымнар - коммуналь хезмәтләргә түләүләр. Шул сәбәпле, корылтай делегатлары, мәчетләр өчен тарифлар ставкасын физик затлар өчен тариф ставкалары белән бердәй итү буенча дини оешмалар башлангычын хуплый. Моннан тыш, дини оешмаларга үзфинанслауның төрле формаларын киң җәелдерергә, меценатлык тәҗрибәләрен актив кулланырга һәм инвестицион проектларда катнашырга кирәк. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә ТР ДН актив роль уйнарга тиеш.

7. Мәчетләрдә эшләүче күп кенә авыл имамнарын эшле итү дә актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Бу проблеманы бары тик җирле хакимият органнары белән берлектә генә хәл итеп булачак һәм алар ТР ДН белән һәр районның үзенчәлеген исәпкә алып, бу сорауны уңай чишүнең кулай формаларын таба алырлар иде.

Мөселман өммәте республика җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге белән тыгыз бәйләнештә булып эшләгәндә, хәзерге этапта торган һәртәрле мәсьәләләрне дә уңай хәл итәрләр һәм туган Татарстаныбыз үсеше, аның чәчәк атуына үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дигән ышаныч белдерә Корылтай делегатлары.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.