русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Басма язмалар

09.03.2010

ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең Татарстан Республикасы мөселманнарының IV Корылтаенда чыгышы

Бисмилләһир-рахманир-рахим!
Корылтайның мөхтәрәм делегатлары! Хөрмәтле кунаклар!

Татарстанның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да мөселманнарның IV Корылтае ачылу белән тәбрик итәм.

Әле кайчан гына нәкъ менә шушы залда республика мөселманнарын берләштергән беренче корылтай узган иде. Бу хәлиткеч тарихи вакыйганы без барыбыз да яхшы хәтерлибез. Инде менә унике ел узып та киткән. Шушы вакыт эчендә республика зур үзгәрешләр кичерде, халкыбыз үзенең федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә абруен тагын да ныгытты. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте дә үз эшчәнлеген киңәйтте, ул республика алдындагы күп кенә рухи-әхлакый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Иманыбызны кайтару һәм ныгыту максатында куйган хезмәтегез өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә сезгә бетмәс рәхмәтләрен, нигъмәтләрен һәм бәрәкәтләрен насыйп итсен!

Тормыш дәвам итә һәм ул җәмгыять алдына яңадан-яңа таләпләр куя. Әлбәттә, замана үзгәрешләре диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә, шул исәптән мөселман өммәтенең үсешенә дә кагыла. Шуңа күрә бу өлкәдәге сәясәт төпле һәм зирәк булырга тиеш. Без еш кына дини тирәлектә чынбарлыкны артык гадиләштереп кабул итүне, киләчәккә күз салмыйча, бүгенге көн белән генә яшәүне, бик тиз генә файда алырга омтылуны күрәбез. Җыеп кына әйткәндә; проблемаларның асылына тирән төшенмичә, хәл итү юлларын җентекләп эзләмичә, агым уңаена йөзеп бару өстенлек итә кебек.

Мәгълүм булганча, татарларда берничә гасыр дәверендә, хәнәфи мәзһәбе нигезендә Ислам диненең зирәк моделе эшләнгән. Анда диннәргә тигез караш та, шул ук вакытта үз динеңә тугрылык та күздә тотыла. Ислам диненең безнең җирдәге меңьеллык тарихында, ата-бабаларыбыз дини белем һәм хокук өлкәсендә беркайчан да икеләнеп тормаганнар. Хәнәфи мәзһәбен баштан ук кабул иткәннәр дә, гасырлар буе аңа тугры калганнар. Аның күп динле җәмгыять өчен дә, өммәт үсеше өчен дә иң яраклы, иң файдалы юнәлеш икәнен вакыт үзе исбатлаган икән, димәк, безнең башка юл сайларга хакыбыз юк. Тик шуңа да карамастан, татар җәмгыятендә элеккеге традицияләрне кайтару процессы җәмгыятьне рухи яктан берләштерүче көчкә әйләнмәде әле. Киресенчә, традицияләргә мөнәсәбәт мәсьәләсендә фикерләр көннән-көн төрләнә, хәтта бер-берсенә кампа-каршы килә. Кайбер имамнарның гыйбадәт кылуны, вәгазь сөйләүне, дини йолаларны безнең халыкка хас булмаганча башкарулары турында без күп кенә хатлар алабыз. Өстәвенә, татар өчен ят булган дини идеяләрне кайберәүләр махсус рәвештә “хәнәфи мәзһәбе” дигән исем артына яшереп тараталар. Бу күренешне тәнкыйтьләүче руханиларның һәм күренекле зыялыларның фикеренә колак салу урынлы дип саныйм. Башка юнәлешләр, зарарлы агымнар өчен Татарстан мәчетләренең ишеге ябык булырга тиеш. Чөнки Диния нәзарәте Уставында хәнәфи мәзһәбнең Татарстан мөселманнары өчен бердәнбер хак юнәлеш икәнлеге ап-ачык язылган. Бу мәсьәләдә безнең руханилар үз карашларында нык торырга һәм уяу булырга тиеш. Бүген сайланачак Диния нәзарәте алдагы дүрт елны шушы хәлиткеч бурычны үтәүгә багышлар дип уйлыйм.

Кызганычка каршы, Татарстанның мөселман берлегендә безне борчый торган башка тискәре күренешләр дә очрап тора. Моны дини-радикаль төркемнәрдә катнашучыларның судта хөкем ителүләре дә дәлилли. Бу әйтеп кителгән күренешләр шактый җитди проблемага әйләнеп бара, аны һич кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Һәм иң беренче чиратта бу эшкә Татарстан Диния нәзарәте, мөфти хәзрәт шәхсән үзе һәм барча имам-мөхтәсибләр керешергә тиеш.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Голәмәләр Шурасы да актив катнашырга тиеш дип саныйм. Ләкин, оештырылган көненнән башлап, Шураның сизелерлек эшчәнлеге күренми. Китап кибетләрендә һәм тиешле уку йортларында шикле эчтәлектәге дини әдәбиятнең урын алуы да игътибарга лаеклы эш башкаруны таләп итә.

Казыйлар да бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең тактикасын үзгәртергә - төрле тискәре агымнарга актив, катгый җавап бирергә тиеш.

Әйтергә кирәк, күпчелек очракта безнең кайбер дин әһелләре үзләрен битараф тоталар, читтән күзәтеп торалар. Сорыйсым килә - моның белән сез кемгә ярарга тырышасыз - халыккамы, мөселман оешмасынамы? Әллә бүтән мәнфәгатьләрегез бармы?!

Аңлашыла ки, ислам диненең колачын киңәйтү өчен рухи-гыйльми нигез һәм укымышлы кадрлар кирәк. Бу яктан без хәзергә зәгыйфьрәк әле. Ихтимал, дини белем традицияләренең асылын тирәнтен аңлар өчен өлгереп җитмәгәнбездер әле. Дөресен әйтергә кирәк, бүген бездә мөселман зыялылары да юк дәрәҗәсендә. Үзегез күреп торасыз, бүгенге дөнья чуар, анда яшьләр күңелен ымсындыра торган тискәре өндәмәләр дә аз түгел. Шуңа күрә яшьләрне дингә тарту эшен аек акыл белән, һәрдаим алып барырга кирәк. Мөселман яшьләре белән заман таләп иткәнчә, җаваплы эшләргә кирәк, аларны намаз укырга гына түгел, фикер йөртергә, хәзерге чынбарлыкны дөрес аңларга, бәяләргә өйрәтергә кирәк.

Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Без гаять тиз үзгәрүчән дөньяда яшибез. Безнең яшьләр күпкырлы белемгә ия булырга тиеш. Бу нисбәттән мөселман мәгарифенең әһәмиятенә аеруча басым ясарга кирәк. Ул бүгенге көндә бердәм стандартлар буенча эшләүче бербөтен система булырга тиеш.

Бездә Россиядә иң яхшыларыннан берсе булган мөселман югары уку йорты - Россия ислам университеты эшли. Ул, һичшиксез, дин өлкәсендә методик һәм берләштерүче үзәк булырга сәләтле. Диния нәзарәтенә, монда тупланган мөмкинлекләрдән ныграк файдаланырга кирәк дип уйлыйм.

Бу эшкә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе каршындагы Исламны өйрәнү үзәге дә үз өлешен кертергә тиеш.

Республикада мәдрәсәләрнең инде 20 ел эшләп килүенә карамастан, Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, бүген бездәге дини оешмалар белемле имамнар белән бары тик 15-20 процентка гына тәэмин ителгән. Без ул мәдрәсәләрдә кадрларны кем өчен әзерлибез соң? Диния нәзарәте бездә укыган имамнарны үзебездә калдыру максатында эзлекле, нәтиҗәле эш алып барырга тиеш. Ә инде съездда катнашучы хакимият башлыклары хөкүмәт органнары белән бергә ярдәм итәргә тиешләр.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте икътисадый мәсьәләләрне хәл итү өчен үз структураларын булдыру өстендә эшләп килә. Бу - “Идел-хаҗ” үзәге, “Зәкәт”, “Хәләл”, “Вакыф” комитетлары. Әмма алар барысы да нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый, күрәсең әле вакыт та кирәк. Дөрес, вакыф системасы тулысынча эшли башласын өчен әлегә җитәрлек хокукый база юк. Әмма зәкәт яки сәдаканың башка төрләрен җыюга хокукый чикләмәләр юк, бу нормалар Диния нәзарәтенең Уставында язылган. “Вакыф” фонды тирәсендәге хәлне дә төзәтергә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта аны гамәлгә куючылар барысы да шәхси затлар. Ә бит болай булмаска тиеш. Фонд Диния нәзарәте күзәтчелегендә һәм бөтен мөселман өммәтенә эшләргә тиеш. Берөзлексез аңлату эшләре алып барырга, мөселманнарның ышанычын казанырга, иганә җыярга, инвестицияләр кертергә һәм, иң мөһиме - җыелган акчаны ничек һәм нәрсәгә тотылганын ачыктан-ачык күрсәтеп барырга кирәк. Һәрбер мөселман бу турыда төгәл мәгълүмат алырга тиеш.

Кызганычка каршы, күрсәтелгән ярдәм һәрвакытта да уңай нәтиҗәләргә китерми шул. Мәсәлән, Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә бушлай файдалану өчен бирелгән җирләрнең хәтта өчтән бере дә гамәлдә түгел. Казан шәһәр хакимияте тарафыннан 42 бина тапшырылган, шуның 19 ы бөтенләй файдаланылмый.

Бер генә мисал китерәм. 2006 нчы ел башында Диния нәзарәтенә балалар йорты оештыру өчен тарихи йорт бинасы бирелгән иде. Аның буенча да әле эшләр башкарылмаган. Съезддан соң бу эшләр җанланып китәр дип ышанып калам.

Игътибарыгызны тагын бер проблемага юнәлтәсем килә. Без, аеруча руханилар, әле бүгенгәчә дини традицияләребезнең мәгънәсенә төшенү юлында милли һәм тарихи үзаңыбызның әһәмиятен аңлап җиткермибез. Мин моны Болгар тирәсендәге бәхәсләр мисалында һәм кайбер йолаларыбызга төрлечә мөнәсәбәттә күрәм. Татарларда кеше вафат булгач, аның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр. Монда гаеп итәрлек ни бар? Бу йола исламга һич каршы килми, киресенчә, ул ислам традицияләрен кайтару һәм ныгытуның гади, үтемле чарасы булып тора. Күп кеше Коръән сүзен, мулла вәгазен беренче тапкыр нәкъ менә шунда ишетә. Балалары да, балаларының балалары да, олысы да, кечесе дә - барысы да муллага үзен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә ала.

Ә инде Болгар мәсьәләсенә килсәк, берәүләр Үзәк Мөселман Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән инде 20 ел дәверендә, ел саен Болгарга баруны оештыра. Ә башка берәүләр исә бу гамәлнең дөресме-түгелме икәнен тикшереп, моңа каршы дәлилләр эзли. Бу мәсьәләдә бездә төгәл, бердәм позиция булырга тиеш. Болгар - безнең өчен рухи чишмә ул. Ислам дине бөтен Үзәк Россиягә нәкъ менә шушы җирдән таралган. Шул ук вакытта Болгар - безнең өчен дәүләтчелегебез башлангычы, ә инде тирәнрәк мәгънәдә - хәзерге заман татар цивилизациясе туган урын. Милләттәшләр Болгарга килеп үз тарихларын өйрәнәләр, заманында иң камил цивилизация тудырган ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтәләр, каберләренә зыярәт кылалар. Моның нәрсәсе дөрес булмаска мөмкин? Үз тарихыңа һәм ата-бабаларыңа ихтирам күрсәтү игелекле гамәл түгелмени? Әгәр дә Болгарга баруны кайберәүләр белмичә, ялгыш “кече хаҗ” дип атыйлар, әлеге сәфәрне ничектер башкача сурәтлиләр икән, димәк андыйларга бу вакыйганың чын мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк. Тигез җирдә түмгәк ясап ятмыйк әле.

Быел безгә, бик яхшылап әзерләнеп, Үзәк Мөселман Диния нәзарәте белән бергәләп, Ислам кабул ителүнең чираттагы бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Без бәйрәмнәр үткәрә беләбез. Татарстан Диния нәзарәте, имам-мөхтәсибләр “Болгар җыенын” әзерләү һәм үткәрү эшен үз өстенә алып, башлап йөрергә тиеш.

Инде барыгыз да беләсездер, мин якын киләчәктә күпмилләтле халкыбызның мәдәни мирасын саклау һәм төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә уйлыйм. Төгәлрәк әйтсәк, Борынгы Болгар һәм Зөя (Свияжск) утравындагы тарихи ядкәрләрне торгызу һәм саклау турында сүз бара. Шушы максаттан “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск” дигән проект гамәлгә ашырыла башлый. Благовещение соборын төзекләндергәндә һәм Кол Шәриф мәчетен төзегәндә эшләгән фондлар үрнәгендә яңа фонд оештырылачак. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә алачак.

Болгарны федерация күләмендә әһәмиятле тарих-архитектура ядкәре буларак яңартканда, зур эшләр күздә тотыла: инфраструктура объектлары, шул исәптән причал, юллар салу, шулай ук археологик тикшеренүләр үткәрү, гыйбадәт биналарын торгызу һәм башкалар. Бу мәсьәлә буенча илебез җитәкчеләре белән дә сөйләштек-аңлаштык, килештек. Алдагы берничә ел эчендә Болгарны кунаклар һәм туристлар күңеленә хуш килерлек итеп яңартырга, мәшһүр тарихи-туристлык һәм дини-рухи үзәккә әйләндерергә кирәк. Без моны булдыра алабыз!

Хөрмәтле Корылтайда катнашучылар!

Чыгышыма нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә. Алдагы дүрт ел мөфти хәзрәт өчен дә, Диния нәзарәте өчен дә шактый катлаулы булачак. Республикадагы мөселман өммәтенең бердәмлеген саклау һәм ныгыту бурычы элеккечә көн үзәгендә тора. Ул даими игътибар, Диния нәзарәте, Татарстанның барлык дини оешмалары тарафыннан актив эшчәнлек таләп итә. Мөселман зыялылары катламын булдыру, дин белемен үстерүдә үз кыйблабызны саклау юнәлешендә барыбызга да бердәм эшләргә кирәк. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүче руханиларга безнең арада урын калмаска тиеш. Бүгенге Корылтайны да бердәмлек һәм аның кадере турында сөйләшүдән башлап җибәрдек.

Соңгы вакытта Россия мөселманнарын берләштерү турында күп сөйләнелә, күп языла. Минем карашка, бу - хуплауга, һәръяклап ярдәм итүгә лаек башлангыч. Шул ук вакытта ул җентекләп өйрәнүне, асылына төшенеп эшләүне таләп итә. Татарстан Диния нәзарәтенең бу мәсьәләдәге позициясе аңлаешлы, акылга ятышлы дип саныйм. Бу олы эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәк. Безнең халкыбызда, гомумән мөселман дөньясында: «Хәрәкәттә бәрәкәт», - дип әйтәләр. Матур итеп хәрәкәт итәргә кирәк бу юнәлештә.

Бүген мин кагылып үткән проблемалар докладларда, чыгышларда чагылыш табар, аларны хәл итү юллары Корылтайның резолюциясенә язылып, Ислам диненең киләчәк үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Корылтайның эше нәтиҗәле булыр дип өметләнәм.

Барчабызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек теләп калам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.