русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
Разборка самосвалов: запчасти самосвал howo.

Алхәбәр

21.09.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беренче Саматов укуларын үткәрә

2010 елның 12 октябрендә Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беренче Саматов укуларын үткәрә. Чара 12 нче октябрьдә ТР ДНнең киңәшмәләр залында иртәнге сәгать тугызда башлана.

Укуларда түбәндәге темалар буенча докладлар булыр дип көтелә:

-         Габделхак Саматовның дини мирасы һәм эшчәнлеген өйрәнү;

-         Хәнәфи мәзхәбенең мөһимлеге;

-         совет чорында татарларда Ислам;

-         совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы;

-         татарларда мөселман мәдәниятенең этник үзенчәлекләре;

-         татарларда ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләре.

Фәнни докладлар белән чыгыш ясарга теләүчеләр яки танылган дин белгече турында истәлекләр белән уртаклашучылар алдан ук ТР мөселманары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Электрон адрес: dumtatarstan@mail.ru.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-64-19, 238-35-18.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.