русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Алхәбәр

Татарстан мөселманнарының IV Корылтае

20.02.2010

Агымдагы елның 27 февралендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV Корылтае узачак һәм анда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе сайлана.

Корылтайда республикабызның төрле районнарыннан 528 имам, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары, Россия төбәкләреннән мөфтиләр катнаша. Җыенның мактаулы кунаклары арасында Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация Советы рәисе Исмаил Бердыев булыр дип көтелә.

Корылтай эшендә катнашу өчен аккредитация үтү тәртипләре белән (843) 264-60-38 телефон номерына шалтыратып белергә мөмкин. ММЧна аккредитация үтү өчен бланк һәм тулы мәгълүмат ТР Диния нәзарәтенең сайтында (www.e-islam.ru) урнаштырылган.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.