русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

15.05.2003

РФ Югары Суды яулык белән фотога төшәргә рөхсәт итте.

Татарстан Югары Суды эшләмәгәнне, РФ Югары Суды эшләде. Мөселман хатын-кызларына паспортка яулык белән фотога төшәргә рөхсәт ителде. Мәскәүдә бүген узган мәхкәмә утырышында Татарстанның кеше хокуклары буенча комитеты һәм мәртәбәле Мәскәү Хельсинки Группасы кебек оешмалар да чыгыш ясады. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.

Көтеп алынган карар

РФ Югары Судының Кассация палатасы шул ук мәхкәмәнең граҗданнар коллегиясе тарафыннан 5 март көнне кабул ителгән карарын юкка чыгарды. Ул вакытта коллегия Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән 10 мөселман хатын-кызының паспортка яулык белән фотога төшү турындагы гаризасын юкка чыгарган иде. Тик төшенкелеккә бирелмәгән ханымнарның лидеры Гөлнур Нуриева, мөселман хатын-кызлары хокукын яклап имзалар җыюны, иҗтимагый хәрәкәтне башлады. Түбән Кама хатын-кызлары тарафыннан 2002 елда башлап җибәрелгән процесс бүген кассация шикаяте белән дәвам итте. Ханымнар РФ паспортларына яулык белән төшү хокукын яклап, Түбән Кама, Казанның Вахитов районы суды, ТР Югары суды, РФ Югары судына мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. Алар РФ Конституциясенең 19 һәм 28 маддәсенә таяна. Ул маддәләрдә шәхес тигезлеге, дин тоту иреге расланган.

Мөселман активисткалары ил буенча имза җыю турында күрсәтмәләр таратты. Шулай ук хатын-кызлар үз хокукларын яклауны сорап хокук яклаучы берләшмәләргә хатлар яздылар. Нәтиҗәдә Мәскәүдә бүген узган мәхкәмә утырышында Татарстанның кеше хокуклары буенча комитеты һәм мәртәбәле Мәскәү Хельсинки Группасы кебек оешмалар да чыгыш ясады.

Гамәлдәге кануннар нигезендә дөрес итеп язылган гаризада РФ Эчке эшләр министрлыгынң 1997 елда 15 сентябрьда кабул ителгән инструкциянең дөрес түгеллеген аңлатып яздылар. "РФ ватандашының паспортын бирү, алыштыру, исәптә тоту турындагы" бу инструкциянең 14 пункты гамәлдән чыгарылды. Аның нигезендә хатын-кызларга яулык киеп паспорт фотосына төшәргә рөхсәт ителми иде.

РФ Югары судының Кассация палатасы карары бу пунктның юкка чыгарылуын искәртә. Димәк, мөселман ханымнары рухи яктан гына түгел кануни яктан да дөрес эшләгәннәр. Ә менә туксан яшьлек ак әбиләргә паспортка чал һәм сирәк чәчләрен күрсәтеп фотога төшәргә "рөхсәт" биреп, аны "зарурият" дип аклап утырган "мулла-мунтагай"лар һәм абыстайлар исә көлкегә калды килеп чыгамы?

Аурупада пәрәнҗә киеп фотога төшү хокукы өйрәнелә

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Гөлнур Нуриева: "Без йөзне ачып, бары тик муен һәм колакны гына ябып паспортка фотога төшәргә теләдек. Һәм бу - безнең дини теләгебез дә. Кемдер безне яулык салырбыз дип өметләнмәсен. Бу юлга "Җил искәнгә" генә ияреп килмәдек, инануыбыз шундый. Аннары безнең шикаять РФ Конституциясенең 28 нче маддәсенә нигезләнә. Анда һәркем үз динен тотарга хокуклы, дип язылган. Америкада машина йөртү таныклыгына хәттә чадра белән дә төшәргә ярый. Аурупада исә пәрәнҗә белән дә төшү хокукы карала. Без исә илебездә эмигрант түгел һәм туган җиребездә үзебезчә яшәргә телибез. Шуның өстенә, кешенең шәхесен таныганда да яулык зыян итми. Экспертлар судта кешене яулык белән дә танып була дип белдерделәр бит инде. Шуңа күрә без күрсәтмәне дөрес түгел дип бардык», - дип исәпли. Шунысы кызык: ул инструкция сакал белән дә, парик белән дә, күзлек белән дә төшәргә рөхсәт итә иде. Кеше теләсә, алар артына да яшеренә алыр иде. Әмма яулык белән, теләсәң дә, яшеренеп булмый бит. Мондый күрсәтмәләрнең ялгыш булуы күренеп тора иде, ди Гөлнур ханымның адвокаты Фәрит Заһидулла.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.