русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Түбән Новгородта ТН һәм ТНӨМДН юбилее белән бәйле чаралар уздырыла.

15.05.2003

Кичә Татарстаннан бер төркем вәкилләр Түбән Новгородка юл тотты. 15 майдан 17сенә кадәр анда Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең 10, Җәмигъ мәчетенең 90 еллыгына карата зур чаралар үткәрелә. Шулай ук "Ислам гореф-гадәтләре: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге конференциядә күп кенә мәртәбәле кунаклар да катнашыр дип көтелә. Шулар арасында Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, Русия Федерациясе министры Владимир Зорин һәм башкалар.

Татарстаннан исә әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасарлары Римзил Вәлиев, Дамир Исхаков, энциклопедия институты хезмәткәре Айдар Ногманов һәм Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендә берничә кеше китте.

Конференция бүген сәгать 10.00 Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә изгеләр рухына дога кылу белән башланды. Көн дәвамында төрле чыгышлар, фикер алышулар булыр дип көтелә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.