русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Коръәннең билгесез булган хәрефләрен укый алдылар.

15.05.2003

Башкорт медицина университеты ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Төхвәтуллин Коръәннең әлегә кадәр беркемгә дә билгеле булмаган сүзләрен укый алган. Аның бу ачышы чын-чынлап шаккаттыргыч вакыйгага әйләнгән. Әгәр ислам институты ректоры Илдар Малахов Уфада булачак табиблар белән очрашу вакытында әлеге сүзләр Коръәннең "ак битләре" булып кала бирә димәгән булса, әлеге ачыш ясалмый да калыр иде.

Илдар Малахов сүзләренә караганда, Коръәннең 29 нче сүрәсе бер яки берничә хәрефнең кушылмасыннан башланып китә. Исламның теология белгечләре моны "бу үзенчәлекле серле символика һәм ул үзенең чишелешен көтә" дигән бердәм бер фикергә килгән иде.

Димәк, "Әләф-Ләм-Мим" хәрефләре, "Дөнья Аллаһы Тәгаләсенә дан" дигәнне аңлата икән. Пәйгамбәрләр турындагы "Әләф-Ләм-Рә" белән башланган барлык сүрәләр "Укытучы-Аллага дан" дип укыла. "Сад" хәрефе "Хөкем яки хөкем көне" дип укыла икән.

Хәрефләрнең чишелешен табу исә, күп кенә Коръән аятьләренең асылына төшенергә мөмкинлек бирә. Рөстәм Төхвәтуллин әлеге серле хәрефләрне язып алып исендә калдырган һәм аннан соң оныткан. Аның сүзләренә караганда, күптән түгел иртә белән Коръәнне укыганда, очраклы рәвештә генә барлык әлеге хәрефләрнең мәгънәсен язып чыккан. Рөстәм Төхвәтуллин әлегә кадәр моның ничек килеп чыгуы турында аңлата алмый.

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.