русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

29.04.2003

РИУ Коръән укучылар конкурсы башланды.

Бүген Казан каласында урнашкан Рәсәй Ислам университетының актлар залында берничә номинация буенча Коръән укучылар конкурсы башланды. МДН канаты астында үткәрелгән конкурста Рәсәй Федерациясенең җиде каласыннан, шул исәптә Мәскәү каласыннан һәм Ырымбур өлкәсеннән, 35 кеше катнаша.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: конкурста катнашучылар Казанда очрашканга кадәр бер-берсе белән таныш булмаганнар.

Конкурста җиңүчегә - хаҗга (мөселман диненең "биш баганасына" кергән) бушлай бару мөмкинлеге бирелә.

Конкурсны карарга килүчеләр арасында ТҖ мөфтиенең әнисе Рәшидә ханым Исхакый һәм хәләл җефете Гүзәлия ханым, һәм шулай ук ТҖ мөселман хатын-кызлары Оешмасы җитәкчесе Альмира ханым Адиатуллина да бар иде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.