русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: "Үзара каршылыктан чыгар көн җитте"

15.04.2003

Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб Мәскәүдә узган Мөселман дини үзәкләре һәм оешмалары лидерларының киңәйтелгән утырышы тарaфыннан чыгарылган фәтвәләргә бәя биреп: "Үзара каршылыктан чыгар көн җитте", - дип белдерде.

Кичә Мәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы янында узган бу очрашу асылда "сәяси көндәшләре" Тәлгать Таҗетдиннең АКШка каршы игълан иткән "җиһад"ына багышланды. Элек, гадәттә, Уфа мөфтияте, Мәскәү һәм Казан мөселманнарын ваһһабчылыкта гаепләп, террорчылыкны яклауда нахак яла ягып, Мәскәү Кремле каршында кәнтәйләнеп килә иде. Бүген исә, киресенчә, Уфадагы рәсми Рус православие чиркәве һәм Мәскәү хакимиятенең "төчкергәненә дә "әү" дип" ялагайланып җавап кайтарып торган Тәлгать хәзрәтнең үзенә "чират җитте". Дөрес, бу очракта да муллалар, гадәт буенча, бертуктаусыз Владимир Путинга сылтап тордылар. Брежнев заманында шулай иде бит: һәр доклад, рәсми чыгыш аның цитаталары бәлән килешенеп язылды.

Тулысынча Уфа мөфтиенең "сәламәтлеген һәм тәртибен" тикшерүгә багышланган бу очрашу, Тәлгать хәзрәтнең мөселманнар белән идарә итәргә бөтенләй хакы юк, дип белдерде. "Бөтен Россия мөселманнары исеменнән "җиһад" сүзе артына яшеренеп, безнең илне өченче дөнья сугышына тартырга чакыручы белдерү шәхси ялгыш дип санала алмый. Бу - зур гөнаһ, чөнки миллионнарча кешегә бәхетсезлек китерергә мөмкин", - диделәр җыелышта катнашучылар.

Шулай ук Тәлгать Таҗетдин Гыйрак сугышы тирәсендәге хәлләргә тукталып ясаган белдерүләрендә "пәйгамбәр вазыйфасын алып" та сөйләгән булган. Әйтик, "Мин сүгенмим, Алла минем аша әйттертә", - дип белдергән булган, һәм якын арада АКШ үзе 50 штатка таркалачак, ә бер Америка авиакорабле батачак дип тә белдергән булган. Билгеле булганча, киләчәктә ни буласын дини караш буенча бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә ала.

Бу нисбәттән җыелыш Тәлгать Таҗетдиннең пәйгамбәрлек вазыйфасын алуын Исламнан китү дип аңлады. Шуңа күрә "бү көннән соң беркем дә Тәлгать Таҗетдин артыннан намаз укый, аның киңәшләрен тота алмый", - дип кискен белдерде Мәскәүдәге җыелыш. Тик алар әйтте, дип кенә Тәлгать хәзрәт артыннан баручылар кире уйлар дип әйтеп булмый, әлбәттә. Чөнки Уфага карап эш итүче муллалар моңарчы да Шура тарафдарлары белән каршылыкта яшәде. Һәм алар үз кәнәфиләрен тиз генә башкаларга бирергә теләмәс шул. Мәсәлән, Пермь өлкәсе мулласы - мөмкин булган саен мәчет имамнарын ваһһабчылыкта гаепләп торучы Мөхәммәт Гали Хуҗин берничә көннән соң ук "хуҗасы"н аклаучы белдерүләр ясый башлады. Әйтик, ул, "Трибуна" газетасында "түгәрәк өстәл"дә катнашып, сүзнең "рухи җиһад" турында гына баруын белдерде.

Әмма шунысы ачык: бүген Уфа Россия мөселманнары арасында лидерлыкка булган үз позициясен кискен киметте. Каршыда ике лидер барлыкка килде: Мәскәү һәм Казан. Беренчесе рәсми шәһәр булса, икенчесе - тарихи мөселман мәркәзе. Дөрес, бу нисбәттән татардан аермалы буларак, дингә аерым мөнәсәбәте белән билгеле Кавказ төбәге фикере мөһим. Алар исә, татар мөфтиләре арасына кермичә, читтә калуны да хупларга мөмкин. Әнә, СССРда да - Кавказда, Уфада, Урта Азиядә аерым нәзарәтләр эшләп килде бит. Тоталитар дәүләт кысаларында да алар аерым булганда, бүген аларны ай-һай бергә җыя алырлар микән?

Кабул иткән фәтвәләргә бәя биреп, шул җыелышта Татарстан мөселманнары вәкиле буларак катнашкан Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: "Бу нисбәттән ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә җавапсыз белдерүләрнең мөселман җәмгыятен тагын да таркату мөмкинлеген искәрткән иде инде. Безнең Президент конфессияләрнең үз эчендәге каршылыкларын җайга салу өчен нәрсәдер эшләргә кирәклегенә басым ясады. Мин дә, аңа кушылып, мөселман лидерларына үзара каршылыктан чыгар көн җитте дип әйтәм. Бүген дәүләт ярдәмендә барыбер бер уртак идарә формасын да эзләргә мөмкин дип саныйм", - дип әйтә.

Әйе, чынлап та, берләшү идеясен тормышка ашыру элеккегедән шактый уңайлырак. Ни дисәң дә, совет чорыннан калып, дин үсешенә киртә булып торучы Тәлгать Таҗетдин әлегә күз карашыннан качып тора: "дәвалана". Тик аны тиз генә аякка да бастырырга мөмкин. Ул вакытта исә Россия мөселманнарын, аерым алганда татар-башкорт мәхәлләләрен, берләштерү идеясе кабаттан да утопиягә әверелергә мөмкин. Кем белә, бәлки барлык якларга да ярарлык бер дини лидер барлыкка килер?! Һәм ул, тарихи дәвамчанлык буларак, Казаннан да булырга мөмкин. Әйтик, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә эш алып барырга өлгерүче Госман хәзрәт Исхакый.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.