русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

09.04.2003

Россия Хөкүмәте Аппаратында Хаҗ турында сөйләштеләр.

Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Аппаратында хаҗ мәсьәләләре буенча утырыш узган. Аның эшендә Татарстан мөселманнары лидеры мөфти Госман хәзрәт Исхакый катнашкан. Җыелышта Казаннан барган хаҗиларның аеруча оешкан төстә сәфәр кылулары искәртелгән.

Безнең "Идел-Хаҗ" проекты яхшы эшләде, дип әйттеләр утырышта. Хаҗ сәфәре буенча җавап-хисап язулары да бар төбәкләрдән Казанга җибәреләчәк. "Наско-Татарстан" иминият ширкәте җитәкчесе, Россия Хөкүмәтенең Хаҗ мәсьәләләре буенча шурасы мөдире урынбасары Рөстәм Гатауллин бу елдагы Хаҗ сәфәре буенча аналитика эшен үзе башкарачак", - дип сөйли Госман хәзрәт.

Киләсе очрашу май аенда Дагыстанда узар дип көтелә. Россия Хөкүмәтенең Хаҗ мәсьәләләре буенча шурасы мөдире Әхмәт Билалов та РФ Думасына депутат булып нәкъ менә Дагыстаннан сайланган. Әхмәт Билалов Россиядән Хаҗга 20 мең кеше бару мөмкинлеге турында искәртә. Әмма чынында 5000 кеше генә бара алган. Алары да асылда Дагыстаннан. Аз кеше баруын Ә.Билалов "оештыру тәҗрибәсе аз булудан күрә".

Intertat.Ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.