русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә дин һәм тынычлык мәсьәләләре карала.

09.04.2003

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте вәкилләре Россия Диннәрара шурасы утырышында катнаша. Ул бүген Мәскәүдә Патриархның мосафирлар залында уза.

Диннәрара шура утырышында Гыйрак тирәсендә килеп туган вәзгыять тикшереләчәк. Шулай ук катнашучылар РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итәргә җыена.

Шура II Диннәрара тынычлык форумын оештырырга да ниятли. Бу форумны оештыру мәшәкатьләре каралачак. Шулай ук Австриядә Граце шәһәрендә узачак "Дин һәм тынычлык" исемле Халыкара конференциянең Аурупа җыелышына да вәкиллек сайланачак.

Intertat.Ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.