русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Бүген КДУ мөфти Госман хәзрәт Исхакый форумда катнашты.

25.03.2003

25 мартта Казан Дәүләт университетының музеенда Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Россия Ислам университеты ректоры Госман Исхакый белән очрашу үтте.

Очрашуга университетның төрле факультет студентлары килгән иде. Билгеле, яшьләрне күбрәк соңгы вакыттагы сәяси вакыйгалар - Гыйрак сугышы борчый булып чыкты. Мөфти үзенең һәрбер сугышка каршы булуын әйтте. Чөнки анда бергаепсез халык газап чигә. Сәддам Хөсәенне яклап булмый, әмма аны үз халкы сайлап куйган икән, Америка тыкшынырга тиеш түгел, дип саный Госман хәзрәт.

мөфти студентларның сорауларына җавап бирә форумда журналистлар да катнашты мөфти музейга Коръән китабын бүләк итә

Очрашуны оештырган Татарстан Республикасы сәяси студентлар клубы сөйләшүне берничә темаларга бүлгәннәр иде: "Яшьләр һәм Ислам: аларның бәйләнеше", "Россия Ислам университетының бүгенге эшчәнлеге һәм аның киләчәге", "Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте структурасы һәм Ислам дөньясы". Ислам университетына килгәндә, Госман хәзрәт 15 ел буе монда укыган шәкертләр эш эзләп интекмиячәкләр, дип белдерде. Чөнки аларның җитешмәве ачыктан-ачык сизелә. Мәчетләр, мәдрәсәләрнең саны артканнан-арта бара. Тагын шунысы кызык: мөфти динен алмаштырган кешеләргә шикләнеп карый икән. "Бер үз динен алмаштырган кеше икенче тапкыр да алмаштырырга мөмкин", - диде. Мәсәлән, "Йолдыз" мәдрәсәсендә ике ай укыган татар булмаган ике шәкерт "Сезнең динегез дөрес түгел дип, Чечня якларына китте һәм аның өчен күпме тавыш чыкты", - дип сөйләде Госман хәзрәт. Әмма республикабызда мөселманнар белән христианнар бер-берсенә хөрмәт белән каравын да билгеләп узды мөфти. "Без барлык документларга Татарстан насарилары юлбашчысы Анастасий атакай белән бергә кул куябыз", - диде.

Очрашуда тагын Ислам дөньясына, Госман Исхакыйның шәхси тормышына, массакүләм мәгълүмат чараларының Ислам темасын яктыртуга кагылган сораулар бирелде.

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый КДУ музеена Мисыр галимнәре рус теленә тәрҗемә иткән «Аль-Мунтахаб фи Тафсир аль-Куран аль-Карим» Коръән китабын бүләк итте.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.